Әтнә таңы

Әтнәләрдән рецепт

Кара җимешле үрдәк 1 үрдәк, 2 кишер, 5 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 100 грамм коры шәраб, 100 грамм баллы шәраб, 100 грамм су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк. Үрдәкне 4 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибеп, 20-30 минут көтегез. Табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Суган...

Кара җимешле үрдәк

Реклама

1 үрдәк, 2 кишер, 5 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 100 грамм коры шәраб, 100 грамм баллы шәраб, 100 грамм су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.

Үрдәкне 4 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибеп, 20-30 минут көтегез. Табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Суган кишерне озынча, юка итеп турагыз. Казанда суган белән кишер кыздырыгыз. Шуның өстенә үрдәк итләрен салыгыз, коры шәраб, 0,5 стакан кайнар су өстәгез. Кайнап чыккач, сүлпән утта 20 минут пешерегез. Томат пастасы, он, юган караҗимеш һәм тагын 100 әр грамм баллы шәраб, су өстәп, капкачын ябып, тагын 20-25 минут пешерегез. Бер кешегә - бер кисәк. Соус, караҗимеш, яшел тәмләткечләр салып бирегез. Аерым яшелчә бирсәгез дә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: