Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән - сыр тәмле омлет

Пакетта пешерелгән омлет тәме буенча сырга тартым була. Шунысы кызык, тәмле, йомшак һәм шул ук вакытта бернинди майсыз пешерелә. Балаларның иртәнге ашы өчен дә ул - идеаль. Моның өчен 3 йомырка, стаканның 2/3 өлеш сөт, тәмекнчә тоз гына кирәк. Әлбәттә, кемдер баллыракны ярата, димәк, азрак шикәр өстәргә була. Пикантлык өстәргә...

Пакетта пешерелгән омлет тәме буенча сырга тартым була. Шунысы кызык, тәмле, йомшак һәм шул ук вакытта бернинди майсыз пешерелә. Балаларның иртәнге ашы өчен дә ул - идеаль.

Моның өчен 3 йомырка, стаканның 2/3 өлеш сөт, тәмекнчә тоз гына кирәк. Әлбәттә, кемдер баллыракны ярата, димәк, азрак шикәр өстәргә була. Пикантлык өстәргә теләсәгез, яшел тәмләткечләр сибегез.

Миксерда йомырканы тоз белән күбекләнгәнче күпертәбез, сөт өстәп, тагын күпертеп алабыз. Сыек булса да, күпереп торган масса барлыкка килә.

Ике кат целлофан пакетка шул массаны салабыз. Капчыкларның авызын бәйләп, 30 минутка кайнап торган суга салабыз. 30 минуттан соң алып өлешләргә бүләбез. Омлет целлофан капчыкларга тамчы да ябышмый.

Ә инде гурманнар моны төрлеләндерә алалар: ветчина, яшелчә, гөмбә кушарга була.

Иң мөһиме - пакет эчендә һава калдырмаска тырышыгыз, сулы кәстрүлгә сигез пакетны салып кайнатырга мөмкин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев