Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән ташкабак пирогы

Бик тәмле, сез дә пешереп карагыз! 600-700 граммлы ташкабак(яшь булса әйбәт) , 3 аш кашыгы уылган каты сыр,кыздырыр өчен бераз гына симәнке мае, 250 грамм каймак (кибетнеке),2 аш кашыгы акмай, 1 аш кашыгы он, сосиски яки фарш алабыз. Ташкабакны чистартабыз, 1әр сантиметрлы түгәрәкләр ясап кисәбез,тоз сибеп, онда әвәләп ике ягын...

Бик тәмле, сез дә пешереп карагыз!

600-700 граммлы ташкабак(яшь булса әйбәт) , 3 аш кашыгы уылган каты сыр,кыздырыр өчен бераз гына симәнке мае, 250 грамм каймак (кибетнеке),2 аш кашыгы акмай, 1 аш кашыгы он, сосиски яки фарш алабыз.

Ташкабакны чистартабыз, 1әр сантиметрлы түгәрәкләр ясап кисәбез,тоз сибеп, онда әвәләп ике ягын да майда кыздырып алабыз. Әзер кабачкиларның яртысын майланган табага тезәбез, өстенә түгәрәкләп киселгән сосиски тезәбез яки фарш җәябез. Өстен калган ташкабак белән каплыйбыз. Ә хәзер соус әзерлибез. Он кайнар табада киптереп алабыз, акмай, каймак кушабыз,болгатып торып кайнатып чыгарабыз. Уттан алып ташкабак өстенә салабыз, уылган сыр сибәбез. 180 градуслы духовкада 30 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев