Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән тәмле десерт

Банан һәм творогтан десерт Ингридиентлар: 300 грамм творог, 5 данә уртача зурлыктагы бананнар, 150 грамм каймак, 3 данә йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он һәм бер чеметем тоз. Түбәндәгечә әзерләнә: 3 бананның кабыгын чистартып, блендерда боламыкка әйләндерегез. Аннан соң блендерга творогны өстәгез, кабат болгатыгыз. Барлыкка килгән...

Банан һәм творогтан десерт

Ингридиентлар: 300 грамм творог, 5 данә уртача зурлыктагы бананнар, 150 грамм каймак, 3 данә йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он һәм бер чеметем тоз.

Түбәндәгечә әзерләнә:

3 бананның кабыгын чистартып, блендерда боламыкка әйләндерегез. Аннан соң блендерга творогны өстәгез, кабат болгатыгыз. Барлыкка килгән массага шикәр комы, тоз, он өстәп, күпертегез. Аннан соң йомыркаларны һәм каймакны өстибез. Кабат күпертәбез. Барлыкка килгән массаны формага агызыгыз һәм духовкага куегыз. 150 градуста 70 минут пешерегез. Суынгач, суыткычка тыгыгыз. Калган 2 бананны юка түгәрәкләр итеп кисегез. Пешкән өлешен шуның белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев