Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән " Яңа ел көе" салаты

300 г тавык яки күркә ите 150 г кара җимеш 100әр г әчтерхан чикләвеге һәм и сыр 5 пешкән йомырка майонез тоз Итне пешереп алабыз һәм ваклыйбыз. Караҗимешне дә ваклап турыйбыз. Чикләвекне төябез. Йомырканы сарысын агыннан аерып, уабыз. Сырны да уып әзерләп куябыз. Салатны әзерләүгә керешәбез. Иң башта биегрәк, сыйдырышлы...

300 г тавык яки күркә ите

150 г кара җимеш

100әр г әчтерхан чикләвеге һәм и сыр

5 пешкән йомырка

майонез

тоз

Итне пешереп алабыз һәм ваклыйбыз. Караҗимешне дә ваклап турыйбыз. Чикләвекне төябез.

Йомырканы сарысын агыннан аерып, уабыз. Сырны да уып әзерләп куябыз.

Салатны әзерләүгә керешәбез. Иң башта биегрәк, сыйдырышлы тәлинкәгә итне беренче кат итеп җәябез. Бераз тоз сибеп, майонез сылыйбыз.

Икенче кат- йомырка сарысы. Аннан соң - караҗимеш һәм кабат җиңелчә генә майонез сылыйбыз. Өстенә сыр җәябез һәм кабат майонез. Вакланган чикләвекне сибәбез һәм аз гына майонез сылыйбыз. Иң соңгы кат итеп йомырка агы салына. Сәгать формасында бизәргә теләсәгез, кишер яки кыяр кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев