Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән Яңа ел табынына – кызыл балык

Яңа ел бәйрәме якынлаша.Без - хатын-кызлар (хәер, кайбер уңган ир-атлар да) Яңа ел табыны хакында инде бүгеннән уйланабыз. Һәрберебезнең бу сихри кичтә өстәлләребезне үзенчәлеклерәк итеп әзерлисе килә. Әйдәгез, бергәләп кызыл балык тозлыйк әле. Беренчедән, өстәлдә әлеге ризык бик затлы күренә, телеңне йотарлык тәмле дә. Икенчедән, бөтен дөнья кризис дип шаулаган...

Яңа ел бәйрәме якынлаша.Без - хатын-кызлар (хәер, кайбер уңган ир-атлар да) Яңа ел табыны хакында инде бүгеннән уйланабыз. Һәрберебезнең бу сихри кичтә өстәлләребезне үзенчәлеклерәк итеп әзерлисе килә. Әйдәгез, бергәләп кызыл балык тозлыйк әле.

Беренчедән, өстәлдә әлеге ризык бик затлы күренә, телеңне йотарлык тәмле дә. Икенчедән, бөтен дөнья кризис дип шаулаган бер мизгелдә акча янчыгыбызга бераз экономия ясасак, бер дә артык булмас. Тотындык.

Тозлар өчен безгә иң яхшысы кижуч балыгы. Әтнә кибетләрендә андый балыкны очрату чит планета кешесен очратуга тиң булганга, горбуша балыгы да ярап тора (Ике төрле балыкны да тозлап караган бар, аерма әллә-ни сизелми). Балыкны ахыргача эретеп бетерми генә эшкә тотынабыз. Бик нык эреп, җебегән хәлендә эш итәргә кыенрак булачак. Тышкы тиресеннән, сөякләреннән арындырып, балыгыбызны юка телемнәр (пластлар) итеп турыйбыз. Бер балыкка 1 аш кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы шикәр комы исәбеннән, тозлы-шикәрле катнашмабызны әзерләп куябыз. Фарфор яки пыяла савытка (аш тәлинкәсе яки салатницалар бик уңай) иң беренче тоз-шикәрле катнашманы сибәбез, аның өстенә бер кат балык телемнәрен тезәбез, кабат тоз-шикәр катнашмасы, кабат балык. Әнә шулай балыгыбыз беткәнче тезеп менәбез. Балыкның соңгы катын тезгәч, өстенә тоз-шикәр катнашмасын мулрак итеп сибәбез дә, савытыбызның диаметрыннан кечерәк тәлинкә белән тыгызлап каплап, 3 тәүлеккә суыткычка куябыз. Өстенә авырлык басытырп куйсагыз да зыян булмас. Яңа ел табынын тәмле, ә иң мөһиме, үз кулларыгыз белән тозланган балык бизәр. Болай гына ашыйсызмы, оригиналь бутербродлар ясыйсызмы - анысы инде сезнең хыялга бәйле. Яңа еллар мөбәрәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын!

Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев