Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән ярдәм сорала

"Өметемне өзмим әле" "Улымны табибларга күрсәтәм дә гел җылы сүз көтәм. Алар исә, өметләндермибез дә, күңелегезне дә төшермибез, ди. Ә минем улымны бик тә аякка бастырасым килә", - ди Саба районы, Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл Федорова. Федоровлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. "Олы кызыбыз, шөкер, сау-сәламәт. Уртанчысы авыргач, аның белән хастаханәләр­дә...

"Өметемне өзмим әле"

"Улымны табибларга күрсәтәм дә гел җылы сүз көтәм. Алар исә, өметләндермибез дә, күңелегезне дә төшермибез, ди. Ә минем улымны бик тә аякка бастырасым килә", - ди Саба районы, Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл Федорова.

Федоровлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. "Олы кызыбыз, шөкер, сау-сәламәт. Уртанчысы авыргач, аның белән хастаханәләр­дә яттык. Кызыма катлаулы опе­рацияләр булды. Шөкер, ул терелеп балалар бакчасына китте. Менә шул вакытта өченчегә узганымны белдем. Баланы вакытыннан алда таптым. Җитлекмичә, 29 атнадан туды ул. Табиблар: "Балагыз сау-сәламәт. Авырлыгын гына җыярга кирәк", - диде. Өйгә кайткач та анда авыру билгеләре күрмәдем. Алты айга кадәр бар да яхшы иде, - дип сөйли Гүзәл. - Аннары чираттагы прививкага бардык. Улымның гарипләнеп китүен шуннан гына күрәм. Әле аннан соң да дөрес диагноз куя алмадылар. Бер яшь тулып киткәч кенә ДЦП диделәр. Улыбыз хәзер бөтенләй хәрәкәтсез ята. Бераз гына булса да рәтләнеп китмәс микән дип, дәваларга тотындык".

Бала белән утыргач, Гүзәл эшкә чыга алмый. Иренә генә гаиләне туендырып торырга туры килә. "Белемем дә бар. Тик эшли генә алмыйм. Улымны бер минутка да калдырып булмый. Мин хастаханәдә чакта кызларны ирем карый. Кайчак әби-бабайлар булыша. Улыма һәрдаим дәвалау курслары үтәргә кирәк. Дарулар кирәк. Интернет аша бер белмәгән кешеләр ярдәм итә. Ә бит кайчандыр болай булыр дип уйлап та карамадым. Бары тик үз башына төшкән кеше генә безнең хәлне аңлый",- ди Гүзәл.

Эмильгә инде ике яшь тулып киткән. Әмма ул әле дә нәни кулларына кашык тота алмый. Теле дә ачылмаган: "әни" сүзен генә әйтә ала. Гел ятып торгач, малайның гәүдәсе бик авырта икән. Өянәк­ләре дә булгалый. "Массаж курслары, ЛФК алгач, рәтләнеп китәбез. Улым бик тә сабыр, тыныч бала. Инде авыртуларына да ияләнде. Еламаска тырыша. Гаиләдә өч бала булгач, акчаны җиткерү бик кыен. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләр­дән ярдәм сорарга булдым", - ди ул.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:
"АК БАРС" банкындагы хисапка:
5209 3512 2761 4117 (для Федоровой Гузель Хабирзяновны);
"СБЕРБАНК"тагы хисапка:
63 900 262 900 7847873 (для Федоровой Гузель Хабирзяновны). " Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев