Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән – йокы әдәпләре

Кешенең табигате шулай корылган - кичтән ятып йоклагыз, куркыныч төшләр күреп саташмас өчен йөзтүбән яки чалкан түгел, ә уң ягыгызга ятыгыз. Йокы вакытын тәртипкә салыгыз, тугыз-ун сәгатьтән артык йокламагыз, ә иртән сәгать алтыда ук торыгыз. Йокыгыз туйганнан соң да иренеп, урын-җирдә аунап ятмагыз. Йоклаган вакытта өстегезгә берәр нәрсә ябынып йоклагыз,...

Кешенең табигате шулай корылган - кичтән ятып йоклагыз, куркыныч төшләр күреп саташмас өчен йөзтүбән яки чалкан түгел, ә уң ягыгызга ятыгыз. Йокы вакытын тәртипкә салыгыз, тугыз-ун сәгатьтән артык йокламагыз, ә иртән сәгать алтыда ук торыгыз. Йокыгыз туйганнан соң да иренеп, урын-җирдә аунап ятмагыз. Йоклаган вакытта өстегезгә берәр нәрсә ябынып йоклагыз, җиләс һәм юеш урыннарда ятмагыз. Куркыныч булган тәрәзәләрне ачык калдырмагыз. Тар киемнәрдән йокламагыз, бер бүлмәдә күп кеше дә булмасын. Йокы бүлмәсендә гөлләр һәм чәчәкләр дә булмасын. Ә иң мөһиме - йоклар алдыннан һәм йокыдан торгач тәрәзәләрне ачып, бүлмәне җилләтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев