Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә баланы укырга әзерләү 9600 сумга төшә

Бала өчен яңа уку елы - яңа хис-тойгы, яңалык һәм бераз борчылу булса, әти-әни өчен ул җитди чыгымнар чоры. Күпмегә җитди икәнен төгәл әйтеп тә булмый. Базардагы яки кибеттәге сатучылар бер сумманы атаса, әти-әниләр алар әйткәнне икегә тапкырларга киңәш итәләр. Интернет челтәрендә, Мәскәүдә баланы яңа уку елына әзерләү 8 мең...

Бала өчен яңа уку елы - яңа хис-тойгы, яңалык һәм бераз борчылу булса, әти-әни өчен ул җитди чыгымнар чоры. Күпмегә җитди икәнен төгәл әйтеп тә булмый. Базардагы яки кибеттәге сатучылар бер сумманы атаса, әти-әниләр алар әйткәнне икегә тапкырларга киңәш итәләр.

Интернет челтәрендә, Мәскәүдә баланы яңа уку елына әзерләү 8 мең 600 сумга төште, дип язалар. Тик 42 % сораштырылучы 10 мең сумнан күбрәк китте, дип белдергәннәр. Сатучылар, әлбәттә, 5 мең сумнан күп китми диләр.

Үзем андый арзанлы кибетне очратмадым, арзанлырак итеп Арча базарында киендерергә тырыштым. Башта канцтоварлар алдым - ул 1000 сум тирәсенә төште. Шуңа игътибар иттем: монысы балаңа ничә яшь булуга карамый, чөнки китап-дәфтәрләрнең, ручка-карандашларның зур яки кечерәк размеры юк. Ә менә костюмның арзанлысы 2500 сум тирәсе. Тик мондый костюмның бик тиз пычрана, ә инде юа калсаң агара икәнен беләбез, авыз пешкәне бар. Әнә бит, 4500 сумлык костюмга да ташлама бар диләр, нәтиҗәдә костюмны нибары 2500 сумга алдым! Алдым инде, нәтиҗәсен киләсе елны хәбәр итәрмен. Ике күлмәк, галстук һәм чалбар каешларына бернинди ташлама да булмады - менә сиңа тагын 2200 сум. Аякка ботинка да кирәк бит әле - 1100 сумны чыгарып салырга туры килде. Мәктәпкә спорт формасы да кирәк - формасы 2000, моңа өстәп кроссовки 800 сум - менә тагын 2800 сум... Әле бу иң кирәкләре генә. Вак-төяген дә саный китсәң...

Хәзер инде баланы 5 мең сумга киендергән теге сатучыларны күрәсе килеп йөрим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев