Әтнә таңы

Әтнәләргә чиновниклар белән очрашырга да кирәк булмаячак

Электрон рәвештә халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү 2010 елның 1 апреленнән Россия Федераль миграция хезмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең Бердәм порталы (Единый портал) аша халыктан электрон рәвештә гаризалар кабул итә башлады .(Сайт- www. gosuslugi. ru ) Портал аша гаризалар тапшыру өчен башта теркәлү үтәргә кирәк. Хәзергесе вакытта ,...

Электрон рәвештә халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү

2010 елның 1 апреленнән Россия Федераль миграция хезмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең Бердәм порталы (Единый портал) аша халыктан электрон рәвештә гаризалар кабул итә башлады .(Сайт- www. gosuslugi. ru )

Портал аша гаризалар тапшыру өчен башта теркәлү үтәргә кирәк.

Хәзергесе вакытта , Порталда теркәлү үткәннән соң, гражданнарның түбәндәге дәүләт хезмәтләренә гаризалар тапшыру мөмкинлекләре бар:

  • яңа буын чит ил паспорты эшләү(БИО)

  • 64- е серияле чит ил паспорты эшләү(иске форма)

  • Россия гражданины паспортын эшләү

  • Тору урынына регистрациягә керү

  • Чит ил гражданннарына вакытлыча яшәү өчен рөхсәт алу

  • «Вид на жительство" алу

  • Адреслы-справка белешмә алу

Гариза бланкаларын тутырган вакытта бик тә игътибарлы булу сорала , барлык пунктларны да тулысынча кыскартуларсыз тутырырга кирәк, юкса гаризаларны кабул итеп булмаячак.

Электрон рәвештә гариза бирүнең уңай яклары:

1. Уңай вакытта, тәүлекнең төрле вакытында, ял һәм бәйрәм көненә карамыйча, чиратта тормыйча, эш графигына зиян китермичә;

2. Өөйдән ,эш урыныннан чыкмыйча , Интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә нинди компьютордан;

3. Чиновниклар белән аралашу бик аз дәрәҗәдә.

Бу хакта район миграция хезмәте җитәкчесе Лира Фәгъмиева хәбәр итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: