Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә дә кагыла

Көч куллансаң- җавап бир Мошенниклык фактлары турында еш ишетәбез. Кайда нечкә, шул өзелә, дигәндәй, андыйлар капкынына күбрәк олылар, үзләрен үзләре карый алмаганнар эләгә дә. Бала-чаганы көне буе компьютер каршында утыра, дип сүгәбез. Соңгы вакытта мошенниклар әнә шундый уен уйнарга яратучы балаларны үз мәнфәгатьләренә файдалана башлаганнар. Бу уңайдан, балигъ булмаганнар белән...

Көч куллансаң- җавап бир

Мошенниклык фактлары турында еш ишетәбез. Кайда нечкә, шул өзелә, дигәндәй, андыйлар капкынына күбрәк олылар, үзләрен үзләре карый алмаганнар эләгә дә.

Бала-чаганы көне буе компьютер каршында утыра, дип сүгәбез. Соңгы вакытта мошенниклар әнә шундый уен уйнарга яратучы балаларны үз мәнфәгатьләренә файдалана башлаганнар. Бу уңайдан, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор Дамир Һадиев белән сөйләшәбез.

  • Моның схемасы бик гади,-ди ул. Уен барышында бөтенләй ят кешеләр бала белән элемтәгә керә. Уенда балл бирәм, яки очко өстим дигән ялган белән,әти-әнисенең шәхси мәгълүматларын ала, банк картасының номерларын сорарга мөмкин. Мондый хәлләр булмасын өчен балалар һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш, интернет мошенниклар капкынына эләгүдән сак булырга кирәк.

    Шулай ук гаиләдә балаларны кыерсыту, аларга карата әти-әни тарафыннан көч кулланылу турында да әледән әле хәбәрләр ишетелеп тора. Дөрес, каеш яки тал чыбыгы кебек тәртип "дару"лары элек - электән кулланылып килгән. Ни кызганыч, еш кына эш катыракка китә шул. Әти яки әни исерткеч эчемлекләр кулланган булса, бигрәк тә. Сабый үзен яклый алмый, еш кына качып китәргә дә көче җитми. Әнә шуңа күрә мондый вәхшиләр закон каршында җавап бирәсен онытмасыннар иде. Бу очракта шунысы да бар, ике яки аннан күбрәк тапкыр суккан өчен җиңелчә булса, аяк яки кул сынган, авыр тән җәрәхәтләре өчен катырак җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев