Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә дә орлыкны дөрес сакларга кирәк

Игеннәрне җыеп алу белән амбарларда эш бетми, орлыкны вакытында чистартып, тиешле кондиция­гә җиткереп, кышка саклау чараларына керешергә кирәк. Без бу хакта уэебезнен сорауларны Россельхознадзорнын Татарстан буенча фитосанитария буенча тикшеруче Мөдәрис Фаттаховка бирергэ булдык. - Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана. Орлык­ларны чистартканнан соң тишелешкә биреп...

Игеннәрне җыеп алу белән амбарларда эш бетми, орлыкны вакытында чистартып, тиешле кондиция­гә җиткереп, кышка саклау чараларына керешергә кирәк.
Без бу хакта уэебезнен сорауларны Россельхознадзорнын Татарстан буенча фитосанитария буенча тикшеруче Мөдәрис Фаттаховка бирергэ булдык.
- Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана. Орлык­ларны чистартканнан соң тишелешкә биреп орлыкның чисталыгын, тишелеш дәрәҗәсен, дымлылыгын билгелиләр. Орлык саклаунын 29 Федераль Закон буенча үз таләпләре бар. Орлык саклана торган складка яңгыр, буран керергә тиеш түгел, стеналарда һәм идәннәрдә ярыклар булырга тиеш түгел, идәннән 1,5 биеккә орлыкны өяргә ярамый, орлык складында фураж булырга, бер орлык икенчесе белән кушылу куркынычы булырга тиеш түгел. Кызганычка каршы бу таләпләр барлык хуҗалыкларда да үтәлеп бетми, бигрәк тә фермер хуҗалыкларында, пай җирләрендә эшләүче кешеләр бу таләпләргә бөтенләй игътибар бирмиләр, югыйсә закон таләпләре барлык кешеләр өчен үтәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев