Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә дә балаларын күзәтү зыян итмәс, Кукмара яшүсмерләре "үлемгә чакыручы төркемнәр"дә утырган

Бүген ТРның прокуратурасы "виртуаль киңлеккә" мониторинг ясаганда, Кукмара районы яшүсмерләренең социаль челтәрләрдә "үлемгә чакыручы төркемнәр"дә утыруын ачыклаган. Яшүсмерләрнең 17 яшьлек егет һәм 16 яшьлек кыз булуы билгеле. Прокуратура Кукмара районы исполкомы җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Роберт Мансуровка әлеге мәгълүматны тапшырган. 2016 нчы елда Россиядә яшүсмерләрнең 1635...

Бүген ТРның прокуратурасы "виртуаль киңлеккә" мониторинг ясаганда, Кукмара районы яшүсмерләренең социаль челтәрләрдә "үлемгә чакыручы төркемнәр"дә утыруын ачыклаган.

Яшүсмерләрнең 17 яшьлек егет һәм 16 яшьлек кыз булуы билгеле. Прокуратура Кукмара районы исполкомы җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Роберт Мансуровка әлеге мәгълүматны тапшырган.

2016 нчы елда Россиядә яшүсмерләрнең 1635 суицид очрагы күзәтелгән. "Үлемгә өндәүче төркем«нәр исә социаль челтәрләрдә теркәлә, аларның җитәкчеләре балаларны якты дөнья белән хушлашырга өнди. Балаларыгызның нинди төркемнәрдә теркәлүен игътибарсыз калдырмагыз, хөрмәтле ата-аналар!

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев