Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә дингә килү насыйп булды

Рамазан ае Әтнәләргә дингә килү насыйп булды Менә икенче ел инде рамазан аенда, Киме авыл җирлегенең ике авылында - Ары һәм Кимедә бер-бер артлы зурлап ифтар мәҗлесләре узды. "Дусым" хуҗалыгының өлкән киңәшчесе Наил Закир улы Сабиров инициативасы, матди ярдәме белән оештырылды алар. СүрияМингатина Шөкер, соңгы елларда дин көчәеп бара, рамазан...

Рамазан ае

Әтнәләргә дингә килү насыйп булды

Менә икенче ел инде рамазан аенда, Киме авыл җирлегенең ике авылында - Ары һәм Кимедә бер-бер артлы зурлап ифтар мәҗлесләре узды. "Дусым" хуҗалыгының өлкән киңәшчесе Наил Закир улы Сабиров инициативасы, матди ярдәме белән оештырылды алар.

СүрияМингатина

Шөкер, соңгы елларда дин көчәеп бара, рамазан аенда ураза тотучылар да күбәйгәннән күбәя. Мәчетләребездә тәравих намазына йөрүчеләр саны да арта. "Яшьлек белән аңлап бетермибез, олыгая башлагач барыбыз да дингә килә. Ходай рәхмәтедер, җанга тынычлык иңә. Биш вакыт намазны укып, дингә килү насыйп булды. Бу үзе шатлык. Хуҗалыгыбызда эшләүче яшьләребезнең дингә килүе дә сөендерә. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән эшләребез дә уңышлы бара. Республика күләмендә уздырылган ифтар мәҗлесләреннән үрнәк алып, без дә ике авылда яшәүчеләрнең ифтар мәҗлесе уздырырга теләкләре барлыкны белгәч, хуплап алдык. Рәхмәт әлеге өстәлне әзерләүчеләргә, үзеннән өлеш кертергә тырышкан һәркемнең эшеннән Аллаһы Тәгалә разый булсын. Ары авылындагы ифтарда - 40, Күлле Кимедәгесендә 50 мөселман катнашты, 90 кеше авыз ачты. Муллаларыбыз Гарәфи Әхмәтҗанов белән Галимҗан Сабиров вәгазьләр укып, коръән укыдылар. Өстәлләр мулдан,сый - хөрмәт күп иде. ике авылның да мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйдылар...",- дип сөенә аксакал Наил абый Закиров.

- Оештыруы берни түгел, чакыруыбызны хуплап килгән кунакларыбызга рәхмәтле без. Алар арасында тормыш иптәше Ләлә апа белән Наил абый Сабиров, районнан, тормыш иптәше Зәмзәмия апа белән ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов, Күлле Кимедән ветераннар советы рәисе Саймә апа Сабирова, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә бар иде. Мәҗлесне уздыруда булышкан "Дусым"хуҗалыгына,тәмле пироглары өчен авылдашыбыз Гүзәлиягә Фәйзрахмановага, пешекче апабыз Резеда Әгълиевага булышкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди Ары мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова.

Аңа Киме мәдәният йорты директоры Чулпан да кушыла. "Безгә дә булышучылар күп булды. "Дусым" хуҗалыгы җитәкчеләренә рәхмәт, һәр башлангычыбызны хуплап алалар. Авыл халкы да бик теләп ярдәм итте. Эшмәкәр Зөфәр Сираҗиев акчалатабулышты. Арыда булган кунаклар бездә дә килде, бездә рәисебез Ленар Сәмигуллин да катнашты. Бар да канәгать китте, күчтәнәчләр белән озаттык. Ходай кабул итсен", - ди.

Ә Арылар шушы табынга икенче көнне балаларны чакырганнар. Аларга бәйрәм ясап, сыйлаганнанр.

"2 әни, 19 бала килде, сыер савучыларга да менгездек бу саваплы ризыкларны", - ди хәбәрчебез Фидаил Кадимов.

Рамазан аенда кылынган саваплы гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабуллардан булсын. Алдагы елларда да шулай матур итеп, мул табыннар артында очрашырга насыйп булсын... һәркайсыбызның теләге бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев