Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә грипптан ни көтәргә

Көз кышка авышканда елдагыча тын юлларының вирус инфекциясе кискенләшә. Бу тиздән грипп килеп җитәчәген искәртә. Әтнә районында сентябрь аенда 13 кеше әлеге инфекцияне эләктергән инде. 7 кешегә үпкә ялкынсынуы дигән диагноз куелган. Дымлылык дәрәҗәсе зур һәм тотрыксыз һава торышы инфекциянең тиз таралуына китерә. Аеруча балалар арасында еш күзәтелә. Куркыныч дошманны...

Көз кышка авышканда елдагыча тын юлларының вирус инфекциясе кискенләшә. Бу тиздән грипп килеп җитәчәген искәртә.

Әтнә районында сентябрь аенда 13 кеше әлеге инфекцияне эләктергән инде. 7 кешегә үпкә ялкынсынуы дигән диагноз куелган. Дымлылык дәрәҗәсе зур һәм тотрыксыз һава торышы инфекциянең тиз таралуына китерә. Аеруча балалар арасында еш күзәтелә.

Куркыныч дошманны үзенчәлекле билге буенча танырга була. Грипп һәрвакыт көтмәгәндә һөҗүм итә һәм авыру кеше чирнең башланган вакытын төгәл билгели ала. Ә тын юллары вируслы инфекциясенең кискенләшүе күп очракта астыртын төс ала. Грипп вакытында организмның агулануы ачык күренә: баш авырта, мускул һәм буыннар сызлый. Ул кайчагында гадәти ютәлдән башка яки томаусыз, әмма бик югары температура һәм инфекцияле агулану шогы рәвешендә уза. Иң мөһиме: тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Гриппны аяк өстендә уздырырга һәм үз-үзеңне дәваларга ярамый.

Грипптан саклануның нәтиҗәле чарасы - вакцина ясату. Бүгенге көн вакциналары, составларында тере вируслар булмаганга күрә, чир китереп чыгарырга сәләтле түгелләр. Шунлыктан прививка ясату кешенең иммун системасына авырлык китерми. Организмга вакцина кертү антитәнчекләр барлыкка китерә, бу, үз чиратында, гриппка каршы күп дәрәҗәле саклану системасы булдырырга мөмкинлек бирә. Грипп вируслары тын юллары ялкынсынуларына охшаш булганлыктан, антитәнчекләр организмны башка төрле вируслы инфекцияләрдән дә саклый.

Бүгенге көндә Әтнә районына 1100 доза гриппол плюс вакцинасы кайтты. Балалар бакчасында һәм мәктәптә тәрбияләнүче 415 балага прививка ясалды. Бу эш бүген дә дәвам итә. Октябрь аенда башкаларга да вакцина кайтып җитәчәк. Гадәттә ул беренче чиратта еш бирешүчән саналган төркемнәргә: балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, укучыларга, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә һәм 60тан узган пенсионерларга ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев