Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнәләргә инглиз телен өйрәнергәме?”

Районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев 17-23 август аралыгында транспорт йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлеше белән таныштырды. Атна ахырында исерек хәлдә машина белән идарә итүче 2 йөртүче тоткарланган. Аларга карата административ протоколлар төзелгән, машиналарын штраф-стоянкага озатканнар. Исегезгә төшерәбез, 15 август көнне "Игътибар, балалар!" операциясе старт алды. Аның кысаларында Бәрәзә мәктәбендә...

Районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев 17-23 август аралыгында транспорт йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлеше белән таныштырды.

Атна ахырында исерек хәлдә машина белән идарә итүче 2 йөртүче тоткарланган. Аларга карата административ протоколлар төзелгән, машиналарын штраф-стоянкага озатканнар. Исегезгә төшерәбез, 15 август көнне "Игътибар, балалар!" операциясе старт алды. Аның кысаларында Бәрәзә мәктәбендә укытучылар инспектор белән очрашалар. Биредә балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау буенча әңгәмә уза.

Узган атнада балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 2 йөртүчегә каршы да административ җаваплылыкны күз алдында тоткан протоколлар төзелә. Искәртеп үтәбез, хәзер баланы адаптер белән эләктерү тыелды, 12 яшькә кадәрге баланы бары махсус утыргычта гына йөртергә була.

Шул ук чорда "STOP" билгесен үтәмәгән 25 кеше административ җаваплылыкка тартылган. "Шуңа күрә әтнәлеләргә КоАП РФның"STOP" билгесе белән бәйле маддәсен тагын бер карап чыгарга кирәк... Әллә инглизчә өйрәнергәме икән?" - дип гаҗәпләнә инспектор.

Билгеләнгән штрафны вакытында түләмәү дә дәвам итә. Шундый 1 кеше ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев