Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә җир файда китерсен

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмиче ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.Мондый җирләр бигерәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы...

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмиче ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.Мондый җирләр бигерәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да,шәхси эшмәкәрләрдә, эре инвесторларның җирләре дә бар. Нәтиҗәдә җир ташландык хәлдә-чүп үләннәре, агач, куаклар басып киткән.

Ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Болар эченә түбәндәге билгеләр керә:

-сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар,куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган

-печән чабылдыкларында печәннәр чабылмый

-культуралы печән чабылдыкларында печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били

-көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми

Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә Республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау , хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды.Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары) авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозуларга буенча караган эшләргә штраф күләме тагын да артты. Хәзер штраф күләме җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә:

-гражданнарга штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты ( әмма 3 мең сумнан да ким түгел)

-вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел)

-оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел)

Җир участокларының кадастр бәясе артып торуы җир хуҗаларына кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен саклауның мәгънәсе бармы соң дигән сорау тудыра. Бу очракта җир файда түгел зыян гына китерәчәк.

Низамиев Рафис Равилович

Россельхознадзорның җир күзәтчелеге

буенча дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев