Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә җитәме соң

Элек «Йолдызлык » фестивален генә белә идек. Хәзер ветераннарның «Балкыш» фестивален дә көтеп алабыз. Җомга көнне, 5 сентябрьдә, Арчада ветеран үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең зона туры үтте.

Биш район - Арча, Әтнә, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе районнарыннан килгән үзешчәннәрнең чыгышы көтелә иде ул көнне, тик соңгы район ветераннары катнашмау сәбәпле, дүрт район гына чыгыш ясады.

Әтнәләр 8 чыгыш белән куандырдылар тамашачыларны да, жюрины да. "Марҗалар да шаккатып, кул чабып карадылар бит", - дип куанды район ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов та.

Алкышларлык шул. "Сөмбел" халык вокаль ансамбле "Туган җиремә" (Г.Зәйнашева сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе), "Кайту" (М. Галиев сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе), Равил Хөснетдинов "Өченче көн тоташ кар ява" (М. Кәрим сүзләре, С. Садыйкова көе), Рәйсә Гыйбадуллина "Юксыну" ( С.Хәким сүзләре, Ш. Мәҗитов көе), Дамира Галимҗанова "Ташкыннар" драмасыннан "Гайнавал" җырын (Т. Гыйззәт сүзләре, Җ. Фәйзи көе) башкардылар. Фирдәвес Зарипов тальянда, хромка гармунда татар халык көйләренә тезмә, Әлфинур Хәйретдинова мандолина, баянда татар халык көйләренә тезмә уйнады. Гөлфия Сәмигуллина "Украин халык биюе"н тәкъдим итте. Бәрәскә үзешчәннәре Туфан Миңнулин әсәре буенча куелган "Әбиләргә ни җитми" спектакленнән өзек күрсәттеләр.

Нәтиҗә ясарга иртәрәк, октябрь башында ветераннарыбыз Казанда филармония сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Сынатмаячаклар, чөнки беренче тапкыр гына сәхнә тотулары түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Балкыш”