Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә кирәк түгел…

Соцпакет- 2016: акчамы, пакетмы... Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ае ахырына хәл итеп бетерергә кирәк була. Исегезгә кабат төшерәбез: киләсе елга дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль пакетның бәясе күпме һәм ул үз эченә нәрсәләрне ала соң? Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның эчендә ге...

Соцпакет- 2016: акчамы, пакетмы...

Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ае ахырына хәл итеп бетерергә кирәк була.

Исегезгә кабат төшерәбез: киләсе елга дәүләт тарафыннан бирелә торган социаль пакетның бәясе күпме һәм ул үз эченә нәрсәләрне ала соң?

Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның эчендә ге 766 сум 55 тиен - дарулар өчен, 118 сум 59 тиен - санаторий- курорт юлламалары өчен, 110 сум 09 тиен тимер юл өчен каралган.

- Халык белә, пенсия фондына килеп торалар, 16 кеше "Социаль пакет урынына акча алам", дип язып китте, ә 7 кеше киресенчә, акча урынына "Социаль пакет кирәк" дип гариза язды. Ә 6 кеше пакетның бар нәрсәсеннән дә баш тартты. Калганнарны көтәбез, әле вакыт бар... - диләр районның пенсия фонды бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев