Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә көтелмәгән шатлык

Җан яктысы Көтелмәгән шатлык Матурлыкның күзгә кереп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле. Олы Әтнә авылында яшәүче, рәсем сәнгате белән күптәннән шөгыльләнгән Илдар Вәлиуллин турында әтнәләр яхшы хәбәрдар, аның картиналарыннан үзе укыган Күңгәр урта мәктәбендә вакытында күргәзмә дә эшләде. Сүрия МИНГАТИНА Менә шул ир-егет 29 гыйнвар, җомга көн иртәсендә редакциягә өч...

Җан яктысы

Көтелмәгән шатлык

Матурлыкның күзгә кереп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле. Олы Әтнә авылында яшәүче, рәсем сәнгате белән күптәннән шөгыльләнгән Илдар Вәлиуллин турында әтнәләр яхшы хәбәрдар, аның картиналарыннан үзе укыган Күңгәр урта мәктәбендә вакытында күргәзмә дә эшләде.

Сүрия МИНГАТИНА

Менә шул ир-егет 29 гыйнвар, җомга көн иртәсендә редакциягә өч картина күтәреп килеп керде дә, барыбызны да шаккатырып: "Сезгә Ходай бүләкләрен алып килдем, менә монысы - "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективына, ә менә болары- Күшәр авылында яшәүче Рүзия Камаева белән Мөнир Шакировка, аларны өч көн эчендә Сүрия Мингатина илтеп тапшырырга тиеш", - дип өнсез итте.

Илдар абыйның гадәтләрен яхшы белсәк тә, монысы көтелмәгәнрәк булды. Үзе ясаган картиналарын ул күпләргә бүләк иткәнен белә идек. Ә менә Ходай исеменнән бүләк тапшырганын ишеткән булмады. Гаҗәпләндек. Ходай биргән талантына үзенең күңел җылысын кушып ясаганга шулай әйткәндер, дип фараз иттек. Бигрәк тә бүләкләрнең җомга көн бирелүе күңелне сөендерде...

Әманәтне үтәү кирәк, Илдар абый китеп күп тә үтмәде, картиналарны алып ияләренә киттек. Мөнир белән Рүзиягә дә көтелмәгән шатлык бүләк итәсебез килде. Һәм алар Илдар абыйның бу картиналарын нәкъ менә шулай шатлык итеп кабул иттеләр. Чөнки матурлыкларына карап кына торырлык.

- Ышанасы да килми, минем дөньяда барлыкны белеп, күңел җылысын салып, нәкъ менә миңа атап берәү картина иҗат итә, дисәләр, ышана да алмас идем, тәэсирләремне җиткерә дә алмам, Илдар абыйга, аның әманәтен үтәп, тартмый сузмый килүегезгә без әни белән бик рәхмәтле дип, картинаны кулына алып сокланып карады Мөнир.

Матурлык бертөсле сокландыра. Үзе дә гел матурлык тудыручы Рүзия дә әнә шулай кабул итте картинаны. "Мондый матурлыкны күрә белгән, аны тудыра алган кеше бик бәхетле. Күңел дөньясы шулкадәр бай икәне дә күренеп тора. Илдар Вәлиуллинның картиналарын гел сокланып карый идем, ул безгә чит-ят түгел, шушы җирлектә туып үскән егет, ә менә таланты безнең җирлек кысаларына гына сыймаган, дөньяны иңли. Минем рәхмәтемне дә тапшырыгыз үзенә. Бу картина - минем өчен бик кадерле бүләк. Чынлап та Ходай бүләге бу, кышның кырыс суыгында өшемәс өчен бирелгән кебек булды. Тәрәзәдән күренгән дөнья белән яшәүчеләрне искә алып, шатландыруы өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын..."- дип, рәсемне каравын дәвам итте Рүзия.

Ә анда аның күңел дөньясы чагылыш тапкандай тоелды. Рүзия судагы төнбоекларга караса, мин Рүзиянең тәрәз төбендә чәчәк аткан, алсу һәм ак төсле "Декабрист" гөленә сокландым, алар янәшәсендә Рүзия бәйләгән кетер ак аккошлар утырып тора. Матурлыклары!

Үз йөрәген тыңлый белмәүчеләр башкаларның күңелен ишетә алмыйлардыр. Ә монда бары да бер тирбәлештә: күңел байлыгын бүләк итүче рәссам да, аны кадерен белеп сак кына кабул итеп алучы Рүзия белән Мөнир дә. Һәркайсының күңел чисталыгы бер-берсенә тәңгәллеген күрү җанга рәхәтлек өсти. Игелек чикләрне белми дип юкка әйтмиләрдер күрәсең....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев