Әтнәләргә министр ярдәме

Әтнәдә Татарстанның социаль яклау һәм хезмәт министры Эльмира Зарипова булып китте.
Максаты - район халкы белән очрашу һәм сорау, гозер белән килүчеләрне кабул итү булды. Әлеге очрашу хакимият бинасында узды.
Очрашуда район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зөлфәр Галимуллин, шулай ук сорау бирергә килүчеләр катнашты.
Ассызыклап билгеләп узарга кирәк - министрга нибары 2 кеше генә сорау белән мөрәҗәгать итте. Шәхсән үзем, әгәр дә алдан ук "Әтнә таңы"на белдерү бирсәләр, бу сан сизелерлек артыр иде дигән фикердә. Башта ук билгеле булмагандыр инде, мөгаен.
Эльмира Зарипова "тимерне кызуында сугарга ярата" икән: урысча әйтсәк, "С места в карьер" кереп китте - килүгә гозере булучыларны кабул итә дә башлады. Беренче сорау ташламалар буенча иде.
- Бездә күп балалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган?
- Закон нигезендә 3 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләне күп балалы дип санарга мөмкин, - диде министр һәм аларга булган ташламаларны санап узды. - 6 яшькә кадәрге балага дару алыр өчен - 125 сум, 18 яше тулмаган балаларга юлда йөрү өчен - 282 сум, мәйданының социаль нормалары кысаларында торакка түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия каралган.
Шул ук вакытта ул ташламаларны алу, куллану буенча киңәшләрен дә биреп узды.
Икенче сорау алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге буенча иде.
- Сәламәтлегем какшау сәбәпле, озак вакыт "больничный"да булдым. Хәзер авыр эш башкара алмыйм. Минем пенсия яшенә дә күп калмады инде, берничә ел алдан пенсиягә чыга алмыйммы? Берәр киңәш бисәгез иде?
- Алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге Закон нигезендә көйләнә. Моның шартлары бар һәм алар аз түгел. Ә инде бу очракта, беренче чиратта сәламәтлек буенча медицина нәтиҗәсе булырга тиеш, - диде министр.
Эльмира Зарипова районда сораучыга тәкъдим итәрдәй җиңел эшләр - вахтер, каравылчы хезмәтләре юкмы дип тә белеште. Сизелеп торды - сорау белән килүчеләргә ихлас ярдәм итәргә теләде.
! КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ
Эльмира Әмир кызы Зарипова министрлык белән 2014 елдан бирле идарә итә. Заманында Казан мәктәбендә татар телен укыта. Бүгенге көндә педагогик фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының социаль яклау буенча атказанган хезмәткәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 11:45Дога кылгач, ник бит сыпыралар? ога кылганнан соң БИТНЕ СЫПЫРУ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең СӨННӘТе булып тора.1100
-
17 гыйнвар 2021 - 10:152021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.3100
-
17 гыйнвар 2021 - 10:00Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.5900
-
17 гыйнвар 2021 - 09:05Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр Әзер дәреслекләр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерлары - полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында тикшерелә.4400
-
17 гыйнвар 2021 - 08:00ТР Яшьләр парламенты юл йөрү өчен студентлар тарифы турындагы инициативаны хуплады Республика студентлар лигасы президенты «44»тарифын кертергә тәкъдим итте.5000
-
16 гыйнвар 2021 - 23:30ГТХМ хезмәткәрләре Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә В ночь с 18 на 19 января православный мир отмечает праздник Крещения Господня или Богоявления.4900
-
16 гыйнвар 2021 - 19:10Кышкы мунча бик “тәмле” була! Табиблар кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.8300
-
16 гыйнвар 2021 - 17:55Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.5100
-
16 гыйнвар 2021 - 16:35Әтнә китапханәсендә күргәзмә ачылды Олы Әтнә китапханәсендә тагын бер "Әтнә-каләмле төбәк" китап күргәзмәсе ачылды.6200
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.7700
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.6800
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.12501
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.7700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.26500
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.18400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.88400
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.32201
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.29201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика