Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә Саба кызыннан кура пирогы

Кура җиләге уңды быел. Тегеләйтеп тә карыйбыз, болай итеп тә... Социаль челтәрдә игътибарымны менә шушы пирог җәлеп итте. Бик тәмле кебек күренә, авыздан сулар килде. Саба районы Югары Шытсу авылында яшәүче Алсу Дәүләтшинаның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул әтнәләргә бик теләп үз рецептын бүләк итте. Пешереп карарбыз. Камырга бер стакан җылымса...

Кура җиләге уңды быел. Тегеләйтеп тә карыйбыз, болай итеп тә... Социаль челтәрдә игътибарымны менә шушы пирог җәлеп итте. Бик тәмле кебек күренә, авыздан сулар килде.

Саба районы Югары Шытсу авылында яшәүче Алсу Дәүләтшинаның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ул әтнәләргә бик теләп үз рецептын бүләк итте. Пешереп карарбыз.

Камырга бер стакан җылымса су алам. Шуңа бер стакан җылымса сөт өстим. Тагын азрак май, шикәр комы, тоз, чүпрә салам. Пешергән кеше үзе чамалый инде. Йомшак кына камыр басам, кабартам. Пирогның эчлегенә кура җиләге тезәм. Шикәр комын чамалап салам, үлчэп торганым юк. Табага ясап куйгач, 15 - 20 минут табада күпертеп торам, шулай күпертеп торсаң әйбәт була, суы да агып чыкмый аның. Тәмле булсын!

Фото Алсуныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев