Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә сан алудан файда бармы?

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр "Бөтенроссоия авыл хуҗалыгын исәпкә алу" уздырыла. Бу күләмле эш 80 елга икенче тапкыр гына башкарыла, беренчесе 2006 елда булды. Әзерлек эшләре, сан алу, аның материалларын эшкәртү (2013 елдан 2018 елны кертеп) дәүләт өчен якынча 13 млрд сумга төшәчәк. Сорау туа, шул кадәр чыгымнар...

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр "Бөтенроссоия авыл хуҗалыгын исәпкә алу" уздырыла. Бу күләмле эш 80 елга икенче тапкыр гына башкарыла, беренчесе 2006 елда булды. Әзерлек эшләре, сан алу, аның материалларын эшкәртү (2013 елдан 2018 елны кертеп) дәүләт өчен якынча 13 млрд сумга төшәчәк. Сорау туа, шул кадәр чыгымнар тотып башкарыла торган бу эш нәрсәгә кирәк, аннан кемгә нинди файда? Авыл хуҗалыгын исәпкә алуның район вәкиле Лилия Гыйбадуллина белән шул хакта сөйләшәбез.

- Бергәләп уйлап карыйк әле. Менә авылда яшәп, җирдән файдаланучы, мал асрап ятучы бер уртача гаиләнең тормышын җиңелчә генә булса да фаразлыйк әле. Гаилә башлыгы үзенең хатыны, балаларын җыеп быел көз җыеп алган уңышы турында әңгәмә кора. (Мин цифрларны күрсәтмим, һәркемнең үзенеке-үзенә була инде). Бакчага утырттык бит, яхшы гына уңыш алдык, шул уңышның үзебезгә ашау өчен биштән бере китә, киләсе елга утыртырга бераз запас белән тагын шуның кадәр калдырсак, калганын сыерга, үгезгә ашатып та булыр инде, нигәдер бәрәңге генә ашатып хайван симерми бит, аның янына тагын күпме фураж, печән, салам сатып аласы була. Әйдәгез, киләсе елга бакчаның биштән ике өлешенә генә бәрәңге утыртабыз, калганына люцернамы, костермы, дөресерәге күпъеллык берәр печән чәчәрбез, ди. Шуның исәбенә тагын 2 баш үгез алып үстереп суеп сата алабыз. Ит бәясе һаман күтәрелеп бара, үзенең дәрәҗәсен югалтмый, ди.

Боларның сөйләшүләре озакка сузыла, бәрәңгене сату мөмкинлеге турында да, җирне эшкәртү, үсемлекләрне карау, киләсе елда өйдә каласы эшче куллар турында да бәхәс, киңәш булды. Барысында дөрес, файдалы итеп планлаштыру өчен җир һәм аның мөмкинлекләрен дә белү кирәк бит әле. Ил буенча да шундый исәп алу, агросәнәгатътәге чынбарлыкны, бүгенге хәлне чагылдырырга мөмкинлек бирүче анализ кирәк. Җир һәм аграр реформалар нәтиҗәсендә милекчелекнең төрле формалары барлыкка килде. Әйтик, 2014 елда авыл хуҗалыгының барлык продукциясенең 48,6 процентын эре предприятияләр җитештерсә, 41,4 процентын шәхси хуҗалыклар, 10,4ен крестьян (фермер) хуҗалыклары җитештергән. Ә бәрәңге белән тагын да кызыграк, аның барлык җир мәйданының 83,3 проценты шәхси хуҗалыкларныкы, 7,1 процентын фермерларныкы, бары тик 9,6ы авыл хуҗалыгы оешмаларыныкы. Терлекләрнең баш саны буенча да, шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлеләр 45,8 %, дуңгызлар 19,0 %, кәҗә, сарыклар 45,8 % тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгында исәп алу, аның икъдисади, социаль яктан үстерүгә юнәлтелгән сәяси һәм идарәчел карарлар кабул итү мөмкинлеге бирә. Бу сан алу вакытында алган характеристикалар, киләчәктәге үзгәрешләрнең динамикасын билгеләр өчен нигез булачаклар. Димәк, дәүләт, алдагы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алганчы аграр сектордагы мәгълүматлар белән эш итәчәк.

Сан алу ни бирә? Әгәр дә дәүләт авыл хуҗалыгындагы икъдисатның торышын дөрес күзалламаса, идарә итүдә дә ялгышлар туачак. Ә инде ялгышлар тумасын өчен кайсыдыр өлкәләрне югары технологияле, кайсыларындыр көндәшлеккә сәләтле, югары продукция бирә торган итеп үстерергә кирәк. Болардан чыгып шундый нәтиҗә ясарга була: авыл хуҗалыгы санын исәпкә алу - статистика өчен генә түгел, авыл хуҗалыгының үзе өчен дә, хәкимияткә дә, халыкка дә кирәк. Кайсыдыр өлкәгә күпмедер финанс агымнары яисә матди ярдәм кирәк булырга мөмкин. Аннан соң, күрше белән күрше арасында да әледән-әле җир өчен ызгышлар, ызан низаглары булып тора. Илләр арасында санкцияләр аркасында килеп чыккан продукция юнәлешләрендә көйләүдә дә исәп алу саннары ярдәмгә килә.

Сан алудан курыкмаска кирәк, салым түләтү өчен аннан бернинди дә мәгълүмат алып булмый, чөнки ул саннарны башка затларга бирү катгый тыелган. Аның өчен сан алудагы кешеләр административ җаваплылыкка тартылалар, шуңа кул куялар. Салым түләү кадастр материаллары буенча башкарылачак, алар салым оешмаларына алдан ук бирелде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев