Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә Яңа ел ырымнары

* Чыршыны мишура, уенчыклар белән бизәгәндә конфетлар да эләргә онытмагыз. Бу борынгыдан килгән гадәт: ел уңышлы килсен өчен шулай эшләгәннәр. Бәйрәмнән соң конфетларны балаларга өләшеп, теләкләр теләп берсен үзеңә ашарга кирәк. * Бер гөл төбенә азрак дөге салырга. Ел дәвамында элеге гөлгә су сибеп, тәрбияләп торыгыз. Бөртекләр савытта ел буе...

* Чыршыны мишура, уенчыклар белән бизәгәндә конфетлар да эләргә онытмагыз. Бу борынгыдан килгән гадәт: ел уңышлы килсен өчен шулай эшләгәннәр. Бәйрәмнән соң конфетларны балаларга өләшеп, теләкләр теләп берсен үзеңә ашарга кирәк.

* Бер гөл төбенә азрак дөге салырга. Ел дәвамында элеге гөлгә су сибеп, тәрбияләп торыгыз. Бөртекләр савытта ел буе торырга тиеш. Әгәр гөл чәчәк атса, акча кереме артачак, диләр.

* Яңа себерке алыгыз. Төсле тасма бәйләп, себеркене өскә каратып, өйнең бер почмагына бастырып куегыз. Эшегезне алыштырырга уйласагыз - зәңгәр, планнарыгызны тормышка ашырырга акча кирәксенсәгез - кызыл, ә әҗәтләрегезне кайтарырга теләсәгез, ак тасма бәйләгез. Февральдә тасманы сүтеп алыгыз, ә себерке үз урыныда кирәк булыр. Барысын да җиренә җиткереп, дөрес итеп эшләсәгез, киләсе ел сезгә бары тик уңышлар гына китерер. "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев