Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне алла сакласын инде

уены-чыны бергә Алла сакласын инде... Көн үттеме -бәйрәм. Россиянең 2015 елгы бәйрәмнәр календарен карап утырам. Бүген, 21 гыйнвар көнне, берьюлы ике истәлекле дата. Хәрби инженерлар рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкләр икән... Алла сакласын инде. Шундый уйлар белән икенче датага күз салдым. Анысы - Халыкара кочаклашу көне, дип атала. Нишләптер, күз алдына, гел...

уены-чыны бергә

Алла сакласын инде...

Көн үттеме -бәйрәм. Россиянең 2015 елгы бәйрәмнәр календарен карап утырам.

Бүген, 21 гыйнвар көнне, берьюлы ике истәлекле дата. Хәрби инженерлар рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкләр икән... Алла сакласын инде.

Шундый уйлар белән икенче датага күз салдым. Анысы - Халыкара кочаклашу көне, дип атала. Нишләптер, күз алдына, гел үзара кочаклашып торучы хәрби инженерларны китердем.

Ә 25 гыйнвар көнне студентлар гөрләячәк. Башкача итеп әйтсәк, бу көнне Татьяна көне дип тә йөртәләр. Ә студентлар бездә күп! Танямы ул, Данамы, әллә үзебезнең Сания белән Рамилме - анысы мөһим түгел. Бәйрәм булуы мөһим, студентлар көне бит... Алла сакласын инде.

Шушы ук көнне Хәрби-диңгез флоты штурманнары да бәйрәм итәләр. Берәр хәрби штурман Татьяна исемле була күрмәсен инде... Алла сакласын.

26 гыйнвар - Халыкара таможня хезмәткәре көне. Атна башы - дүшәмбе көн бу. Атна башыннан ук бәйрәм итмәсләр әле, дигән өметтә булыйк. Ул наркотик дигәннәре аэропортлар аша да керә торгандыр инде. "Бүген бәйрәм итәләр", дип, күпләп кертә күрмәсеннәр иде... Алла сакласын инде.

27 гыйнвар көнне икеләтә истәлекле дата. Башта Холокостта һәлак булганнарны искә алабыз. Аңлашыладыр ничек итеп искә алуыбыз. Холокост корбаннарын хәрбиләр дә искә алачаклар икән. Чөнки Россиянең хәрби даны көне дә бу. Фашистларны манчып, Ленинград блокадасын өзгән көн. Аны ничек бәйрәм итмисең инде!

Аннан соңгы көнне - 28 февральдә безнең персональ мәгълүматларны яклаучылар, саклаучылар бәйрәм итәчәк. Ишеткәнегез бардыр, ара-тирә: "Минем мәгълүматларны кулланып кредит алганнар", - дип зарланучылар бар. Мин аңладым - бәйрәм итү нәтиҗәсе бу!.. Алла сакласын инде.

31 гыйнвар көнне ювелирлар бәйрәм итәләр. Бу көнне ювелирның исәп-хисап ягы аксауга өметләнеп, кесәңдә тиен-миен генә булса да, кибеткә алтын-көмеш алырга керергә кирәк. Шушы ук көнне олы бәйрәмнәрнең берсе - рус аракысының да туган көне булу, бу өметне икеләтә арттыра. И-и, җәмәгать. Ничек бәйрәм итмисең инде, шайтан суы дип мыскылласалар да, календарьда туган көненә кадәр күрсәтелгән!.. Алла сакласын инде.

Ә 1 февральдән аракы бәясе төшә диләр. Үзе бер бәйрәм... Алла сакласын инде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев