Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең җаны елый

(Казанда китап кибетендә Сибгат Хәким, Хәсән Туфан китаплары 10 сумга киштәләрдә елап ята...) Киштәләрдә - даһи шигырьләре Үз сәгатен көтә, үз көен. Мәңгелеккә илтер кыйммәтләрнең Хакы бүген - сукыр бер тиен. Мең газаплар белән туган иҗат Тиеннәргә ята каңгырап. Купшы сүзләр генә яшерерме - Милләт җаны елый калтырап. Ялтыр-йолтыр килә...

(Казанда китап кибетендә Сибгат Хәким, Хәсән Туфан китаплары 10 сумга киштәләрдә елап ята...)

Киштәләрдә - даһи шигырьләре

Үз сәгатен көтә, үз көен.

Мәңгелеккә илтер кыйммәтләрнең

Хакы бүген - сукыр бер тиен.

Мең газаплар белән туган иҗат

Тиеннәргә ята каңгырап.

Купшы сүзләр генә яшерерме

- Милләт җаны елый калтырап.

Ялтыр-йолтыр килә җиде ятның

Баш бәясе торган кәгазе.

Дөнья өчен, тарих, милләт өчен

Өч тиенгә батмас бәһасе.

Киштәләрдә - татар шигырьләре

Җаһил чорның көтә бетүен.

Очсызланса татар горурлыгы

- Безгә бәя - сукыр бер тиен.

29.05.16. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев