Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәләрнең Болгарда һушы киткән...

Әтнәләрнең Болгарда һушы киткән Бухгалтер булып эшләгән кеше аңлый инде, аңа кыш ни дә, җәй ни. Ул һаман да шул кәгазьләрендә, компьютерда казына, нәрсәләрдер исәпли, отчетлар эшли. Бер ай бетүгә икенчесе килеп җитә, шулай гомере дә үтеп китә. Җәй көне безнең тулы составта эш урынында утырганны күреп кеше аптырый, янәсе...

Әтнәләрнең Болгарда һушы киткән

Бухгалтер булып эшләгән кеше аңлый инде, аңа кыш ни дә, җәй ни. Ул һаман да шул кәгазьләрендә, компьютерда казына, нәрсәләрдер исәпли, отчетлар эшли. Бер ай бетүгә икенчесе килеп җитә, шулай гомере дә үтеп китә. Җәй көне безнең тулы составта эш урынында утырганны күреп кеше аптырый, янәсе "Отпуска акчаларын исәпләп бетердегез ич, нишләп үзегез ялга китмисез? Белмиләр шул алар бу акчаларның кеше кулына кергәнче никадәр юл үтәсен. Әле бит хезмәт хакын исәпләү генә түгел, аерым һәр мәктәпкә ай саен йөзләрчә килешү кертәсе, аңа булмаган акчаларны табасы, төп "средство"ларны учетка аласы, гамәлдән чыгарасы, бакчада йөрүче балаларга акча исәплисе, ашау отчетларын кертәсе, күчкән акчаларны чагыштырасы... болардан тыш айлык отчетлар, аларыннан соң кварталныкы килеп җитә. Ул министрлыкларда бер дә ял итмиләр ахыры. Көн саен диярлек "тиз, срочно" тамгаларын салып, җибәреп кенә торалар. Ял... ул безгә бик кадерле. Бер елга 28 көн инде ул. Ләкин безгә аның күп дигәндә яртысы гына эләгә. Берәр "крупный эшең" булмаса, анысы да эләкмәскә мөмкин. Калган көннәрен кирәк вакытта алабыз анысы, тик ел саен никадәрдер көне калып бара... Читкәрәк киттем, язасы темам икенче иде. Шул җәй көннәренең берсендә, атна әле башланып кына килгәндә, бүлмәбезгә Раилә апай килеп керде. Ул кергәч бүлмә җанланып китә, чөнки ул сөйләгән кызыклы хәлләре белән безне авызына каратып куя. "Кызлар, Болгарга сәяхәткә барабызмы, кемнәр бара?"- диде бу юлы. Күңелләребез күтәрелеп китте, иреннәребезгә елмаю кунды, күзләр очкынланды. Бармыйбызмы соң? Нинди бармаган ул!? Барчабыз да ризалашты. Ул атнада сөйләшү шул Болгарга бару турында гына булды: нәрсә киярбез икән-күлмәкме яки чалбармы? Үзебезнең газель белән барырбыз микән, әллә башка беләнме? Алда утырырга урын булырмы икән..? Ниһаять, ул көн килеп җитте. Раилә апа клуб газеле белән барачагыбызны, иртәнге сәгать алтыда китәчәгебезне хәбәр итте. Без, бухгалтериядән 10 кеше, методистлардан 5 кеше, Райлә апа, Аллага тапшырып, Болгарга сәяхәткә барырга булдык. Күпчелек чалбар, (көне дә салкынча иде), уңайлы аяк киемнәре киеп, термоска җылы чәйләребезне тутырып, зонтикларыбызны кыстырып, юлга кузгалдык. Юл-юл инде ул, йокымсырап та, сөйләшеп-көлешеп тә алдык. Капкалап, чәйләр эчү дә читтә калмады. Болгар... Менә нинди икән син! Килеп машинадан төшүгә без тирә-якны күзәтә башладык. Безнең кебек туристлар күп иде монда, балалар да экскурсиягә килгән. Берничә ел элек монда булганнар Болгарның бик үзгәргәнен, матурайганын әйттеләр. Күп корылмалар төзелгән, яңартылган, матур биналар калкып чыккан. Ин беренче эш итеп, без истәлеккә киосклардан магнитиклар, вак-төяк сувенерлар алдык. Райлә апай алдан сөйләшеп, гидны белешеп куйган иде. Ул мөлаем гына сөйкемле бер ханым булып чыкты. Татарча сөйләве безнең йөрәкләргә май булып ятты. Без русча белми дигән сүз түгел бу! Рус теле безнең тормышта болай да күп урын алып тора, хәтта татарча белем алган балаларыбыз да имтиханнарны рус телендә тапшыра. "Истәлек билгесе" музееннан башладык Беренче катта бик зур 5м/2м мозаик панно урнашкан. Аны кулдан Италияядә эшләгәннәр. Пыяла витриналарда төрле кызыклы экспонатлар бар иде. Иң кызыгы - ул дөньядагы иң кечкенә Корьән китабы. Ә икенче катта Корьән китабының Гинеслар китабына кертелгән иң зурысы урнашкан. Корьәннең зурлыгы 1,5 м/2м, авырлыгы - 500 кг. Аның тышы төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Бинадагы люстра да күз явын алырлык матур. Ул кечкенә генә бик күп люстрадан тора, аның һәрберсенә Аллаһның 99 исеме язылган. Аннан соң Алтын урланың үзәк мәчете булган урынга килдек. Ул төп мәчет булып саналган. Аның сакланган өлешен кызыл сызык белән билгеләп куйганнар, калган өлеше реставрацияләнгән.Бина дүрт ягыннан ныгытылган. Зур манара яңадан төзелгән. Элекке заманнан бер таш колонна гына өлешчә сакланган. Аның яныннан теләк теләп 10 тапкыр әйләнсәң, теләгең тормышка аша дигән ышану бар икән. Без дә теләкләребезне әйтеп әйләндек. Юлыбыз төньяк мавзолеена алып килде. Анда борынгы кабер ташлары сакланган. Алар берничә, кайсысы зуррак, кайсысы кечерәк. Кешенең дәрәҗәсе зуррак булган саен аның кабер ташы да зур булган. Көнчыгыш пулаты Болгарның иң зур мунчасыннан саналган. Иркен бүлмәләре, тигез итеп җәелгән идәннәр - болар барысы да мунчаның Болгар аксөякләре өчен булганын сөйли. "Ак пулат" дигәне җәмәгать мунчасы булган. Стенасының калынлыгы гына ни тора! Мич торган урыннар, су килгән торба урыннарын күреп була. "Хан төрбәсе" дигән музей да бар. Ул куб формасында. Аның янында "Кече манара мәчете"н күреп була. Йөрәклеләребез анда менеп тә төште. Манарага әйләнмәле 45 баскыч алып менә. Мәчет кырыенда Сәхабәләргә һәйкәл дә куелган. Болгарга өч сәхабә килгән. Айдар ханның Туйбикә исемле кызы бик нык авырган. Сәхабәләр аны терелтергә булганнар. Габдрахман исемлесе таяк белән җиргә суккач, чишмә тибеп чыккан. Шул су белән алар кызны терелткән. Бу вакыйгадан соң хан һәм аның якыннары ислам динен кабул иткән. Габдрахман коесы әле дә үзенең тәмле суы белән шатландыра. Без дә алып килгән савытларыбызга шул коедан алынган суны алып кайттык. бераз капкалап алгач, без Болгарның горурлыгы, матурлыгы булган, күз явын алырлык матур Ак мәчеткә киттек. Бу матурлыкны сүзләр белән генә аңлатып булмый, без хәтта үзебезне чит илдәге кебек хис иттек. Ак мәчет 2 биек манарадан һәм 3 гөмбәзле манарадан тора. Мәчетне төзегәндә 1200 тоннадан артык мәрмәр тотылган. Намаз укый белгән кызларыбыз бу изге йортта намаз да укып алдылар. Бу мәчеттә тормышның вак-төяк борчулары юкка чыккандай була. Мәчеттән чыккач, "Икмәк пешерү йорты"нда пешкән хуш исле, йомшак ипи сатып алдык. Ул ипинең исе без кечкенә вакытта мичтә пешерелгән ризыкларны искә төшерде. Әле монда карыйсы музейлар, биналар күп калды. Барысын да карар өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Икенче тапкыр тагын монда килергә язсын, дип без кайтырга кузгалдык, чөнки кайтасы юл ерак. Болгарга килгән кешенең күңелләре сафланып калган кебек була. Без дә үзебезне шулай хис иттек... Кайтыр юл да килгәндәге кебек җанлы булды. Матавыклы эшләрне онытып, очсыз-кырыйсыз саннарны, отчетларны онытып көч һәм дәрт алып кайттык без бу сәяхәттән. Нәрсә дисәләр дә, безнең якның табигате матуррак та тоелды. Хәтта агачлар да яшелрәк, һавасы да чистарак кебек. Үзеңнең туган ягыңның гүзәллеген күрер өчен дә, читкә барып карау кирәк икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев