Әтнә таңы

Әтнәләрне бәрәңге ачлыктан алып калды

Бөек Ватан сугышы башланганда мина 6 яшь була. Әтием, Гарифжанов Мәхмүт Гарифжан улы, 1941 елның июль аенда сугышка алына.

Без гаиләдә 3 бала, абыем Вильдан (1931 елгы), мин һәм сеңлем Фәния (1936 елгы) әни тәрбиясендә калабыз. 1942 елда Олы Мәңгәр урта мәктәбенә укырга кердем. 1 классны эвакуация белән кайткан латыш балалары белән бергә укыдык. Класста 28 бала, укытучыбыз Мостафина Фәймә апа иде. Уку чорында мәктәптә җитмәүчәнлек күп булды - ягу җитешми, класслар салкын. Язу өчен кара һәм каләмнәр юк. Караны корымны сөткә изеп ясыйбыз, класслар караңгы. Үзебез кечкенә шешәләргә мамыктан фитиль куеп лампа ясап һәр партага куя идек. Язарга дәфтәр булмагач, иске китапларның юл араларына яздык.
Аякка кияргә юк, өскә киемнәр бик иске, яз көннәрендә башмак, чабаталарга күтәрмә куеп кия идек. Иң зур проблема - тамак туйдыру. Яз көне иң беренче басудан черегән бәрәңге, беренче чыккан кычыткан жыйнау. Аннан соң төрле үләннәр (ат кузгалагы, какы, кузгалак, акбаш) белән тукландык.
Басуда борчак өлгерә башлау белән, борчак басуына поход башлана. Анда колхоз идарәсе каравылчы куя. Басуга каравылчыдан кача-кача керә идек. Каравылчы Шәмси балаларны кызганып ботка пешергән. Бу кеше кузеннән читтә калмаган. Шәмси абыйның рәсемен ясап, шигырь язып элгәннәр.
Алдыгызга карагыз,
Боткагызны ашагыз.
Сезне ботка белән сыйлый
Хәзер Шәмси бабагыз.
Күрше Орнашбаш авылы халкы баерак яшәде. Ул авылга барып әйберләргә алмаштырып ашарга бәрәңге алып кайталар иде. Үзебезнең әни дә күп кенә әйберләр алмашты. Хужалык­та булган тегү машинасын 3 капчык бәрәңгегә алмашып кайткач, бездә зур бәйрәм булды. Бер казан бәрәңге пешереп туганнар һәм күршеләр белән сыйландык.
Әни колхозда эшли. Ул елларда авыр эшләр хатын-кызлар һәм балалар өс­тендә булды. Хезмәт көненә түләү начар, ел буе эшләгән колхозчылар 60-70 килограмм ашлык ала. Ул елларда бәрәңге ачлыктан алып калды.
Кышка ягу өчен ягулык әзерләү безгә туры килде. Басуларның яртысы чәчелми кала иде. Анда әрем үсә. Шул әремне ягу өчен күпләп ташып куя идек.
1941 елда эвакуация белән кайткан Латыш балалары, колхоздан жир алып яшелчәләр (кишер, кәбестә, чөгендер) үстерделәр. Авыл халкы шулардан яшелчә үстерергә өйрәнде. 1941-1942 елларда аларның да тормышы авыр иде. Зиратта кош ояларыннан күкәйләр жыеп, балык, кысла тотып тукландылар. 1943 елда Мәскәү «обеспечение­се»нә күчкәч, тормышлары рәтләнде. Шул балаларның берсе Казанда яшәде, бәйрәмнәрдә шалтыратышып тордык, кызганыч, ул узган ел вафат булды.
1944 елда латыш балалары киткәннән соң, ул мәктәптә детдом урнашты. Анда сугыш чорында әти-әниләрен югалткан балалар тәрбияләнде. Детдом балалары белән бер класста укыдык. Алар белән үзара тату яшәдек. Мин Мөхтәр исемле малай белән бик дус идем. Ул дәрестән соң ат белән ашханәләренә су ташый. Анда эләккән азыкны мәктәпкә алып килә, мин ашарга алып килгән черек бәрәңге күмәче белән алмашып ашый идек. Шулай ачлы-туклы көннәр уздырып, күп җәфалар чигеп жиңү көне житте.
1945 елнын 9 мае. Без мәктәп балалары бер төркеме быргы, барабаннар кагып строй белән авылнын Атау дип аталган ягына, авылдан ерак түгел җил тегермәне янына мендек. Анда язгы чәчү чоры булганлыктан, барлык колхозчыларны жыйнадылар. Зур казанда аш пешерделәр.Тегермән яныннан ерак түгел 30лап хатын -кыз көрәкләр белән басу китмәнләгәне истә калган. Без концерт куеп ,колхозчылар белән бергә аш ашадык.
Әти сугышка киткән җиреннән кире кайтмады. Алар даны чыккан Суслонгерга эләккәннәр. Анда солдатларны ач тотып, урман кистереп төрлечә мәсхәрә иткәннәр. Әнинең авылдан берничә хатын белән (ирләре шунда булган) Суслонгерга әтиләргә азык алып барулары хәтердә. Әтидән 1944 елга кадәр хатлар килеп торды. Литвада хезмәт иткәндә, связист буларак өзелгән линияне ялгарга дип, приказ ала. Һәм шул китүдән юкка чыга. Латвия, Литва тирәсендә оккупантлар тарафыннан үтерелгән булырга тиеш. Әлеге көнгәчә хәбәрсез югалган булып санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: