Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең дә хезмәт хакы 2,3 процентка артачак

Быелгысы елда да хезмәт хакы арту күзәтелә.

Ел башлануга бәя арту күзәтелә, кая бара бу ил, дип сөйләнгән халыкны Россия Хөкүмәте җитәкчеләре тынычландырырга ашыга. Борчылмагыз, хезмәт хакы да арта, дигән кебек менә бу хәбәр. 

- Бюджетта эшләүчеләрнең акчасы арту дәвам итәчәк.  Быел  реаль хезмәт хакы — 2,3, ә халыкның  акчалата керемнәре 1,5 процентка артачак,  - дип ышандыра  РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

РФ Президенты В.В.Путинның май ае указларын искә төшерсәк, хезмәт хаклары элеккечә үк төбәктәге хезмәт эшчәнлегенең айлык уртача кеременә тиң булачак. 

Май указларында телгән алынмаганнар:  юристлар, хисапчылар, биналар һәм җиһазларга хезмәт күрсәтүче бюджет учреждениеләренең инженер-техник һәм ярдәмче хезмәткәрләренең дә эш хакы артачак икән:  бу елның 1 октябреннән әлеге категорияләр буенча хезмәткә түләү фонды – 3, ә 2021 һәм 2022 елларда, шулай ук 1 октябрьдән ел саен 4 процентка индексацияләнәчәк, дип өстәгән министр.

Мәгълүмат https://tatar-inform.tatar/news/business/14-01-2020/byel-rossiyalel-rne-real-hezm-t-haky-2-3-protsentka-artachak-5715989 файдаланып язылды. 

Фото архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев