Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне эссе каккан, 9 кеше үлгән

Синоптиклар Татарстанда аномаль кызу көннәр хакимлек итүе турында кисәтә. Көндез һава температурасы 32-37 градуска кадәр җылына. Көннән-көн эссерәк, бүген исә иртә таңнан кыздыра, көндезләрен сизәсездер һава җитми, йөрәк кага... - Мондый эссе вакытында кеше үзенең сәламәтлеге хакында онытырга тиеш түгел, кызу заман, эшен дә эшләргә кирәк, тик иң мөһиме -...

Синоптиклар Татарстанда аномаль кызу көннәр хакимлек итүе турында кисәтә. Көндез һава температурасы 32-37 градуска кадәр җылына. Көннән-көн эссерәк, бүген исә иртә таңнан кыздыра, көндезләрен сизәсездер һава җитми, йөрәк кага...

- Мондый эссе вакытында кеше үзенең сәламәтлеге хакында онытырга тиеш түгел, кызу заман, эшен дә эшләргә кирәк, тик иң мөһиме - сәламәтлек икәнен, кызганыч, күпләребез түшәккә егылгач кына исенә төшерә. Менә узган атнаны анализлап утырам, районыбызда бер атнада 9 кеше үлгән, шуның алтысын олы яшьтәгеләргә кертеп була. Калган өчесе: берсенә- 57, икенчесенә - 35, өченчесенә 28 яшь. Эссе сугып вафат булучылар түгел болар, шулай да олы яшьтәгеләренә һава торышы йогынты ясамый калмагандыр, чөнки бу эсседә хроник авыртулар яңара, кан басымы уйный, йөрәк тибеше ешая. Шуңа күрә олы яшьтәге кешеләргә игътибарлы булыгыз, табиб язган даруларны вакытында эчәргә кирәк. Мондый эсседә урамнарга чыгып йөрмәсәгез яхшы. Яшьләр, урта яшьтәгеләр дөнья көтәргә мәҗбүр. Тик эссе икәнен онытмагыз, баш киеме алыгыз, җиңелчә, киҗе-мамык тукымадан тегелгән, иркен кием кияргә тырышыгыз. Юлга чыксагыз үзегез белән су алыгыз. Гомумән, мондый эсседә суны күп эчәргә кирәк, аеруча җиңелчә баллы су эчәргә киңәш ителә. Балаларны эсседә урамга чыгармасагыз яхшы... - дип кисәтә район үзәк больницасының баш табыбы Азат Гарипов.

Сакланырга кирәк икәнен белсәк тә, өйдә генә утырып булмый. Башка да киелми, хәл дә китә. Башыгыз әйләнеп, косасыгыз килсә, йөрәгегезнең тибүе ешайса, температурагыз күтәрелсә - белеп торыгыз, сезне эссе каккан. "Мондый очракта беренче ярдәм - авыруны салкын бүлмәгә алып кереп яткырыгыз, эссе кагучыны салкынча суга манылган юеш простыня белән урагыз, хроник авырулары булса, үзенең тиешле даруларын эчертегез, су бирегез. Алай да хәле җиңеләймәсә "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз..." дип кисәтә табиблар.

Шунысын да искәртик, мондый эсседә җиңелчә ризыклар белән тукланыгыз, яшелчә, җиләк-җимеш, витаминлы ризыклар ашарга тырышыгыз. Салкын су белән беррәттән, лимон, өрек, вак-җимеш, бөтнек салынган кайнар чәй турында да онытмагыз. Яшел чәй эчсәгез дә яхшы. Кипкән җиләк-җимешләрдән компот ясап эчсәгез бигрәк тә әйбәт, алар белән организмга бу эсседә бик кирәкле калий керәчәк... Ә кофе белән мавыкмаска тырышыгыз, инде эчәсез икән, аны эчкәннән соң бер стакан су эчеп куегыз, кофе организмнан суны чыгара...

Рамазан ае бара, ураза тотучылар да үз сәламәтлекләрен онытмасыннар иде, сәламәтлеге начар булучыларга ураза тоту мәҗбүри дип бер җиргә дә язылмаган, үзегезгә зыян салмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев