Әтнәләрне Фаил Гәрәев җитәкли
"Әтнә бадминтончылары Татарстан Республикасы чемпионатының зона ярышына баралар, аларны спорт мәктәбе тренеры Фаил Гәрәев җитәкли", - дип хәбәр иттеләр "Ашыт" мәдәни-спорт үзәгеннән.
Кагыйдәләр буенча Төньяк-көнбатыш лигада узучы бәйгедә 2002 елдан яшьрәкләр - 15 яшькә кадәрге спортчылар катнаша. Тренер белән 7 укучы бала Яшел Үзәнгә юл тота. Уңышлы булсын, яхшы чыгыш ясап кайтсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев