Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең исе киткән

Без, Әтнә районы мәдәният йортларында эшләүче 10 кеше, 4ноябрь көнне Казанга Пирамидага Халыкара бердәмлек көненә - концертка бардык. Әтнә мәдәният бүлеге "Хезмәтегез өчен бер бүләк булыр",-дип җибәрде. Җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә. Искиткеч гала концерт карап кайттык. Ул киемнәр, безнеке кебек тегеннән-моннан тапкан түгел, авыз ачып карап утырдык. Бер...

Без, Әтнә районы мәдәният йортларында эшләүче 10 кеше, 4ноябрь көнне Казанга Пирамидага Халыкара бердәмлек көненә - концертка бардык.

Әтнә мәдәният бүлеге "Хезмәтегез өчен бер бүләк булыр",-дип җибәрде.

Җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә. Искиткеч гала концерт карап кайттык. Ул киемнәр, безнеке кебек тегеннән-моннан тапкан түгел, авыз ачып карап утырдык. Бер дигән ял булды бу!

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы да котлады биредә җыйналганнарны. Кыскасы, күрмәгәнне күрдек. Җитәкчебез Азат Хәйретдиновка, безне алып барган Резеда Галәветдиновага, шофер егетебез Фәнискә дә рәхмәтле без!

Инде эшләсәк тә була, дип кайттык.

Райлә, Фидаил Кадимовлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев