Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең җитәкчеләргә сораулары бар

«Җитәкчегә соравым бар...» Хөрмәтле газета укучыларыбыз!Тормышлар катлауланып китте, бәяләр үсә, кыскасы, сорау арты сорау туган заман. Кая барып бәрелергә белмисездер, үзебез дә шулай. Менә шуны истә тотып, сезне турыдан-туры җитәкчеләр белән очраштырмакчы булабыз. Билгеле бер сәгатьтә билгеле бер көнне бер сәгать дәвамында сезнең сорауларга җитәкчеләр җавап бирәчәк. Беренче коймак төерле...

"Җитәкчегә соравым бар..."

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!Тормышлар катлауланып китте, бәяләр үсә, кыскасы, сорау арты сорау туган заман. Кая барып бәрелергә белмисездер, үзебез дә шулай. Менә шуны истә тотып, сезне турыдан-туры җитәкчеләр белән очраштырмакчы булабыз. Билгеле бер сәгатьтә билгеле бер көнне бер сәгать дәвамында сезнең сорауларга җитәкчеләр җавап бирәчәк. Беренче коймак төерле булмасын өчен, беренче булып, үзебезнең редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова сынау үтәчәк. Ул сезне 4 февраль көнне 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Нәкъ менә әлеге сөйләшүгә кагылышлы сорау-тәкъдимнәрегезне аңа җиткерә аласыз, кайсы җитәкчеләргә сорау бирәсегез килә, кемнәрне чакырыйк, нинди киңәшләрегез бар, безнең җитәкчебез сезне тыңларга әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев