Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне күбәләкләр кисәтә

Әле генә районыбыз белән елап авариягә очраган ике кыз баланы - Айгөл Айрат кызы Закирова белән Нәзифә Шакирҗан кызы Халикованы , мәңгелеккә озаткан идек. 1997, 1998 нче елгы кызларның сөяр, сөелер, әти-әниләрен сөендерер чаклары иде. Язмыштырмы, тәкъдирдерме, алар инде юк. Аларны хәтерләтеп, Яңа Шашы авылында һәлакәт булган урында күбәләкләр оча....

Әле генә районыбыз белән елап авариягә очраган ике кыз баланы - Айгөл Айрат кызы Закирова белән Нәзифә Шакирҗан кызы Халикованы , мәңгелеккә озаткан идек. 1997, 1998 нче елгы кызларның сөяр, сөелер, әти-әниләрен сөендерер чаклары иде. Язмыштырмы, тәкъдирдерме, алар инде юк.

Аларны хәтерләтеп, Яңа Шашы авылында һәлакәт булган урында күбәләкләр оча. Азга гына да оныта алмаган авылдашлары кызларны сагына.

Кабер ташындагы язуларны укып, аларның рухларына дога кыла.

Хәтерлибез Сезне, кызлар, сагынабыз, рухларыгыз шат булсын, әти-әниләрегезгә Ходай сабырлык бирсен.

- Бу ике күбәләк юлга чыгып киткәндә һәркайсыбызны кисәтеп озаткан кебек, кайтканда каршы алалар...- диләр авылдашлары. Уйлата да, елата да...

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев