Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Мәңгәрләре җиңү өчен (тарих битләреннән)

"Социализм юлы"газетасы битләреннән. 31 август 1941 ел.2,3,4,5 бригада членнары урын-җыюда дисциплина һәм оешканлык белән эшлиләр.Алар арыш урагын вакытында тәмамлап ,бодай уру,көзге чәчүне төгәлләү алдында торалар.Хәзер игеннәрне эскертләү эше башланды.Бу эштә Галиев Һади,Сабиров Мәхмүт иптәшләр бик яхшы эш үрнәкләре күрсәтәләр,карт булуларына карамастан көнлек норманы 125% ка үтәп баралар.Колхозда ашлык сугу,дәүләткә икмәк...

"Социализм юлы"газетасы битләреннән.

31 август 1941 ел.2,3,4,5 бригада членнары урын-җыюда дисциплина һәм оешканлык белән эшлиләр.Алар арыш урагын вакытында тәмамлап ,бодай уру,көзге чәчүне төгәлләү алдында торалар.Хәзер игеннәрне эскертләү эше башланды.Бу эштә Галиев Һади,Сабиров Мәхмүт иптәшләр бик яхшы эш үрнәкләре күрсәтәләр,карт булуларына карамастан көнлек норманы 125% ка үтәп баралар.Колхозда ашлык сугу,дәүләткә икмәк тапшыру да кызу темп алды.

2 ноябрь 1941 ел."Электросталь" колхозында җылы киемнәр җыйнау эше дәвам итә.Колхозчылар үзләренең батыр кызыл сугышчыларына бүләк итеп 3кг. 300г.йон,4 бүрек,10 данә тире,9 пар бияләй,2 пар оекбаш,1 пиджак,3 мендәр тышы,1 сөлге,578 сум акча тапшырдылар.Колхоз гомуми фондтан 10 телогрейка бирде.

20 август 1942 ел."Электросталь" колхозы членнары норманы арттырып ,эш сыйфатын "отлично" га үтәргә тырышалар.М.Чубаев ,А.Сафин ,Г.Сабиров ,М.Закиров иптәшләр лобогрейка белән 7 га уурынына һәр көнне 8-10 га. уралар.

8 март 1944 ел."Электросталь" колхозы членнары Кызыл Армиянең, җиңү фондына 60000 сум подписка биреп,32000 сум акча тапшырдылар.Г.Ибәтуллин 4000сум,Җәләй Гыйләҗев ,Хөсни Шакирҗанова,Садыйк Халиков иптәшләр 2 шәр меңгә язылып,акчасын да түләп бетерделәр.

16 март 1944 ел.Олы Мәңгәр авыл советында мохтаҗ булган кызылармеец семьяларына ярдәм итү буенча уздырылган айлыкта 18 ц., бәрәңге, 1ц.,икмәк,183 л.сөт җыйналды.Фронтовик балалары өчен кайнар аш оештырылды.

"Тамчыдан күл җыела" дип халык юкка гына әйтмидер шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев