Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең рейтингтагы урыны

2015 елны районыбызның терлекчелектә тоткан роле - Татарстан хөкүмәте билгеләгән рейтингы хакында язган идек инде. Гомумән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге урыны белән таныштырырга булдык. 43 районның барысын да искә алсак газетаның бер бите дә җитмәс, шуңа күрә күршеләрне, ягъни, республиканың төньяк районнарын һәм алдынгы 5 районны гына телгә алыйк. Авыл...

2015 елны районыбызның терлекчелектә тоткан роле - Татарстан хөкүмәте билгеләгән рейтингы хакында язган идек инде.

Гомумән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге урыны белән таныштырырга булдык. 43 районның барысын да искә алсак газетаның бер бите дә җитмәс, шуңа күрә күршеләрне, ягъни, республиканың төньяк районнарын һәм алдынгы 5 районны гына телгә алыйк.

Авыл хуҗалыгы рейтингы районның икътисадын, үсемлекчелек һәм терлекчелеген күзаллап төзелгән. Ерак күршебез, безнең кебек үк башка чыгып үз йортын төзеп ятучы Теләче гомуми рейтингта 15 урында урнашкан. Аерым рейтингларына килсәк, үсемлекчелеге - 16, икътисады - 17, терлекчелеге 18 урында. Яшел Үзән 12 урында. Икътисады - тотрыклы, 5 урында ук, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә 15 урын алган. Янәшәсендә, гомуми 11 урында "ут күрше"без - Арча районы. Үсемлекчелек рейтингында 5 урын алса да, терлекчелектә - 10 урын белән канәгатьләнгән, нәтиҗәдә икътисады 19 урынга ук тәгәрәгән. Кукмара - гомуми рейтингта алтынчы урында. Терлекчелеге - 5, үсемлекчелеге 13 урында, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге икътисады нык - 4 урында ук урнашкан. 5 урында Саба районы, биредә үсемлекчелек 9 урында ук булса да, терлекчелеге нык - рейтингта 2 урында булган, шул сәбәплеме, авыл хуҗалыгындагы икътисады да артык артка тәгәрәмәгән - 8 урында. Актаныш районы узган елны игенчелектә бик яхшы нәтиҗәгә иреште, үсемлекчелеге буенча ул рейтингның 4 баскычында урнашкан. Терлекчелеге һәм икътисады 6 урын яулаган. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгының гомуми рейтингында - 4 баскычта.

Тукай районы 3 урын алган. Терлекчелеге - 4 урында, үсемлекчелеге - 7 баскычта булса да, икътисады республика авыл хуҗалыгында иң яхшысы - 1 урында. Терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә төп көндәшләрнең берсе саналган Балтач районы 2 урында урнашкан. Районның үсемлекчелеге республикада 1 урында, терлекчелеге һәм икътисады - 3 баскычта.

Иң куанычлысы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан районнары рейтингының 1 баскычында - безнең район. Икътисадыбыз һәм үсемлекчелегебез республика районнары арасында 2 урында саналса, терлекчелегебез - бәхәссез 1 урында!

Татарстандагы алдынгы районнарның 2015 елда авыл хуҗалыгы буенча җыелма рейтингы

Район

Җыелма рейтинг

Икътисад

рейтингы

Үсемлекчелек

рейтингы

Терлекчелек

рейтингы

Әтнә

Балтач

Тукай

Актаныш

Саба

Кукмара

Буа

Апас

Әлки

Зәй

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

2

3

1

6

8

4

11

13

7

9

2

1

7

4

9

13

8

6

11

3

1

3

4

6

2

5

9

11

14

20

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев