Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең рәсемнәре нинди – үзләре шундый

Телефоннан сөйләшкәндә яки лекция барышында, йә булмаса берәр киңәшмәдә утырганда кулга каләм килеп керсә, кеше кәгазь битенә үзеннән-­үзе берәр рәсем төшерә башлый. Психологлар фикеренчә, ул рәсемнәргә карап, кешенең холкын да билгеләп була. Йолдызлар ясарга яратучылар игътибар үзәгендә булырга ярата. Көчле холыклы кешеләр, тумыштан нәчәлник булганнар ясый биш чатлы йолдызны. Шул...

Телефоннан сөйләшкәндә яки лекция барышында, йә булмаса берәр киңәшмәдә утырганда кулга каләм килеп керсә, кеше кәгазь битенә үзеннән-­үзе берәр рәсем төшерә башлый. Психологлар фикеренчә, ул рәсемнәргә карап, кешенең холкын да билгеләп була.

Йолдызлар ясарга яратучылар игътибар үзәгендә булырга ярата. Көчле холыклы кешеләр, тумыштан нәчәлник булганнар ясый биш чатлы йолдызны. Шул ук вакытта ул кешенең эгоист булуы турында да сөйли.

Кечкенә йортлар - өй җы­лысын сагына торган ялгыз кешеләргә хас. Алар бик төгәл, дисциплина яраталар. Гаилә тормышында проблемалар булганнар да очрый ул.

Өчпочмак яки квадрат - каты холыклылар, турысын әйтергә яраталар. Өчпочмаклардан чыр­шы барлыкка килсә, ул кешенең үзенә ошамаган эштән качасы килә.
Түгәрәкне үзләрен нәрсәдән булса да, әйтик, игътибар, акча, яратудан мәхрүм ителгән дип санаучылар ясый. Түгәрәкләрнең саны күп булган саен, әлеге хис көчлерәк.

Дулкынлы сызыклар - берәр катлаулы проблеманы хәл итәргә алынучыларныкы. Дулкын биегрәк булган саен, проблема шул кадәр җитдирәк.

Спираль - үз-үзләренә бик­ләнүчеләр. Аларны башка кешеләрнең проблемалары кызыксындырмый. Яки бу кешенең тормышында авыр вакытлар җитүен күрсәтә.

Чәчәкне романтиклар ясый. Аларга җылы, ышанычлы мө­нәсәбәтләр җитми.
Рәшәткә-койма - чишелмәгән проблемасы бар.
Хайваннар, әйтик, төлке - кемнедер алдыйсы килә, арыслан - башкалардан үзен өстен күрә.
Кояш һәм болытлар - ачык күңелле, шат кешеләр.

Кабатлана торган бизәкләр - кеше тормышында бертөрлелек хөкем сөрә.
Тыныш билгеләре (нокта, сызык, сорау, өндәү билгесе) - бөтен нәрсә белән кызыксынучылар.
Кеше йөзе ясаучылар - аралашучан, шат күңеллеләр.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев