Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне салкын чорда ничек туклану кирәклеге кызыксындыра

Кышын ничек тукланырга Салкын вакытта туклану җәйгесеннән әллә ни аерылмый. Менюда яшелчә, җиләк-җимеш һәм кефир, катык ише ашамлыклар күп булсын. Итне атнага ике тапкырдан еш ашамагыз. Күбрәк балык, сыр, чикләвек, тавык йомыркасы, творог кулланыгыз. Кышкы рационыгызда боткадан тыш, яшелчә, тавык ашлары да булсын. Ашыгыз артык кайнар булмасын - артык энергия...

Кышын ничек тукланырга

Салкын вакытта туклану җәйгесеннән әллә ни аерылмый. Менюда яшелчә, җиләк-җимеш һәм кефир, катык ише ашамлыклар күп булсын. Итне атнага ике тапкырдан еш ашамагыз. Күбрәк балык, сыр, чикләвек, тавык йомыркасы, творог кулланыгыз.

Кышкы рационыгызда боткадан тыш, яшелчә, тавык ашлары да булсын. Ашыгыз артык кайнар булмасын - артык энергия генә тотыла. Ашкайнату органы нормаль эшләсен өчен һәрдаим су кирәк. Суык һавада ул сулаганда һавага оча. Ә менә кофе эчүне чикләгез,күбрәк үлән чәе, "сухофрукт"лы морс, компот эчегез. Кышын терлек белән бәйле ашамлыкларны да, үсемлекләрнекен дә куллану кирәк. Карабодай, дөге боткалары бик файдалы. Солы боткасының да бик файдалы булуын онытмагыз. Ә менә манныйдан баш тартсагыз, отышлырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев