Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең сөтен ярминкәдә тиз алып бетергәннәр

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Казан шәһәрендә барысы җиде "точка" билгеләнеп, шуның автовокзал ягындагысына Әтнә һәм Теләче районнары "хуҗа". Узган атнада ярминкәләр яңадан башланып, Теләче районы хезмәтчәннәре сату итсә, 7 февральдә әтнәләр шәһәр халкына ит һәм сөт продуктлары сатты. Иң элек "Ленин", ООО "Дусым" - ит, "Шахтер" хуҗалыгы...

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Казан шәһәрендә барысы җиде "точка" билгеләнеп, шуның автовокзал ягындагысына Әтнә һәм Теләче районнары "хуҗа". Узган атнада ярминкәләр яңадан башланып, Теләче районы хезмәтчәннәре сату итсә, 7 февральдә әтнәләр шәһәр халкына ит һәм сөт продуктлары сатты.

Иң элек "Ленин", ООО "Дусым" - ит, "Шахтер" хуҗалыгы сөт продуктлары сатты. Итнең килосы 270 сумнан, сөт 28 сумнан сатылган. Аларга Бәрәскә, Күлле-Киме, Комыргуҗа авыл җирлекләре сату итәргә ярдәм иттеләр. Моннан тыш, борчак, арпа, бодай культуралары сатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев