Әтнә таңы

Әтнәләрнең сугышчан батырлыгы

Ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыгы Мин һәм минем кардәшләрем сугышның нәрсә икәнен белмибез, күрергә дә язмасын. Аны үз күзләребез белән күрмәсәк тә, Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын аңлыйбыз. Сугыш дигән афәтне без китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Аны сугыш кырында ятып калган сугышчылар да теләмәгән. Алар үлем турында түгел, ә...

Ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыгы

Мин һәм минем кардәшләрем сугышның нәрсә икәнен белмибез, күрергә дә язмасын. Аны үз күзләребез белән күрмәсәк тә, Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын аңлыйбыз. Сугыш дигән афәтне без китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Аны сугыш кырында ятып калган сугышчылар да теләмәгән. Алар үлем турында түгел, ә үз туган җирләрен саклап калу турында уйлаганнар.

Бөек Ватан сугышы миллионлаган кешеләрнең гомерләрен өзгән, миллионлаган аналар тол, миллионлаган балалар ятим калган. Сугыш еллары да инде бездән бик еракта, ветераннар да санаулы гына калды. Сугыш чорында үскән малай һәм кызлар хәзер әби-бабай булдылар.

Минем Фәнүс бабамның әтисе, ягъни дәү бабам Салихҗан да сугыш кырында ятып калган. Алар өч бертуган - Сәетхан, Салихҗан һәм Шәрифҗан сугышта катнашканнар, алгы сызыкта булганнар. Аларның икесе - Салихҗан һәм Шәрифҗан бабайлар яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бибинур әбигә җибәргән хатларын Фәнүс бабай әле дә саклый. Сәетхан абзабыз сугыш беткәннән соң да, күп еллар Совет армиясе сафларында хезмәт итеп, полковник дәрәҗәсенә күтәрелә.

Фәнүс бабамның әтисе 1940нчы елда егерме яше тулгач, Совет Армиясе сафларына Ватан алдында булган изге бурычын үтәүгә алына. 1941нче елның беренче апрелендә аның әтисе Хөснетдин вафат була. Ул вафат булганнан соң Салихҗан бабайны 10нчы апрельдә гаиләсенең хәлен белеп килү өчен ун көнгә ялга җибәрәләр. Унсигезенче апрель көнне Фәнүс бабай дөньяга килә. Егерме беренче апрель көнне, ун көне тулганнан соң Салихҗан бабай яңадан Ватан алдында торган бурычын үтәргә китә һәм 22 июнь көнне, мәңгелек тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы башлана. Салихҗан бабайга бүтән туган якларына кайту насыйп булмый, ул 1942нче елда яу кырында ятып кала, хәбәрсез югала. Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытта Салихҗан бабай күңеле белән кабат сөйгән яры Бибинур әби, тупырдап торган Фәнүс улы

янына кайтып килгәндер. Аларның сау-сәламәт булуларына сөенгәндер.

Шулай итеп Фәнүс бабам ата тәрбиясен күрүдән мәхрүм була. Әнисе Бибинур һәм әтисенең анасы Маһишәрәф әбиләренең тәрбиясендә кала. Фәнүс бабайга "әти" дип түгел, хәтта "әттә" дип әйтү насыйп булмый. Аңа заманның шул вакыттагы авырлыкларын, ачлык-ялангычлыкны үз җилкәсендә татып үсәргә туры килә.

Салих, Шәрип бабайлар яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның исемнәре Хәтер китабына кертелгән. Әйе, бик күп булган шул "хәбәрсез югалды" дип коточкыч хәбәр алган әбиләр, сөеп туя алмаган хатын-кызлар. Шулай да ул тормыш авырлыкларына, ул вакыттагы авыр кул хезмәтләренә бирешмичә төрле авырлыкларны җиңеп чыгарлык егет булып өлгереп җитә Фәнүс бабабыз. Аның әнисеннән һәм әбисеннән башка таяныр, киңәшләшер, кирәк чакта ярдәм кулы сузарлык абыйсы яки апасы, энесе яки сеңлесе дә булмый, тормышның барлык авырлыгы үз җилкәсенә төшә. Колхозда ат җигеп, машинада грузчик булып эшләргә туры килә аңа.

Тыл батырларын да онытырга ярамый. "Барысы да фронт өчен, барысыда Җиңү өчен!" лозунгысы астында көнен-төнен эшләгән алар. Завод цехларыннан яңа танклар, самолетлар, снарядлар, патроннар чыккан. Солдатларга җылы кием, оекбашлар җибәрелгән. Болар барысы да хатын-кызлар һәм балалар, әби-бабайлар кулы ярдәмендә эшләгән эшләр. Һәркемнең уенда бары бер теләк- ата-бабалары исән-сау әйләнеп кайтсын да, кычыткан, алабута җыеп балаларына аш әзерләп йөргән хатын-кызларны авыр хезмәттән азат итү була. Халык өмет белән яшәгән, шатлык көткән.

Сугыш афәтенең авырлыгы ятим калган балаларга, тол калган хатын- кызларга төшкән. Фәнүс бабайның балалык еллары сугыш чорына туры килгән, безгә ул япь-яшьтән ат җигеп, колхозның авыр эшләрен тартканнарын сөйли. Ул сөйләгәндә миңа куркыныч булып китә, тәннәремә салкын йөгерә. Ул чор балалары черек бәрәңге, алабута, кычыткан ашап үскәннәр. Без моны күз алдына да китерә алмыйбыз. Тыныч тормышта, әле әнисе исән вакытта Фәнүс

бабай, ашап карарга дип, черек бәрәңге пешертеп караган, ләкин ашый алмаган.

Сугыш елларында ул ризыктан да тәмле әйбер булмаган шул.

Дәү әби сугыш елларында укытучы булып эшләгән, башлангыч сыйныф укучыларына мәгърифәт нурын иңдергән, йөрәк җылысын биргән. Аңа ул ятим балаларны укытуы җиңел булмагандыр. Бибинур әбинең үзе укыткан укучылары арасына утырып төшкән фотокарточкасы бар. Балаларның башларында шәл-бүрек, өсләрендә бишмәтләр, ә аякларында киез итек, күбесендә чабата. Балаларның күзләрендә моңсулык. Сугыш аларның әтиләрен, абый-апаларын һәм күңелле балачакларын тартып алган. Бибинур әби гомере буе сөйгәне Салихҗан бабайны саф керсез күңеле белән кайтыр дип көткән. Үзенең моңлы тавышлары белән сәхнәләрдә "Рәйхан", "Олы юлның тузаны" кебек , бигрәк тә үзе яратып башкарган И.Мәҗитовның "Юксыну" җыры белән яшьләрне сокландырган, өлкән буын кешеләре күз яшьләрен тыя алмый елаган. Тугры хатын, зур хөрмәткә лаек Ана булган ул безнең Дәү әбиебез.

Сугыш темасы безне бик борчый. Әле дә җир шарының кайбер почмакларында бомбалар шартлап тора, кан коела. Авырудан һәм ачлыктан балалар үлә. Күп гаиләләр зур шомлану белән үзләренең әтиләрен һәм балаларын көтә. Безгә бу афәтне күрергә язмасын иде. Арабызда санаулы гына калган ветераннарыбызны җәберләгән гаиләләр, орден-медальләрен урлаган караклар да күбәйде хәзер. Аларны гел телевизордан яңалыкларда сөйләп торалар. Мин ул каракларны "фашистлар" дип атар идем, чөнки андый гамәлне алар гына эшли ала.

Безнең гади халык үз туган җирләрен яратулары аркасында немец танкларыннан һәм пушкаларыннан көчле булып чыкты. Андый чыдамлыгы булган халык беркайчан да кол булмас. Һәркем иң зур бәхеткә - ирекле, тыныч тормышка лаек. Бүгенге тормышыбыз ямьле дә, матур да. Шушы матур тормышыбызны безгә бүләк иткән әби-бабайларыбызны, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбызны онытырга хакыбыз юк. Без аларга мәңге бурычлы.

Туган илебезне саклыйк һәрберебез,

Гел кояшлы булсын күгебез.

Бу тормышны бүләк иткән өчен

Батырларны хөрмәт итик без.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: