Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне тикшерделәр

Көннәр суыта башладымы, ничек җылынырга белмибез, газ мичләрен куша башлыйбыз. Балалар турында кайгыртабыз, бакчалар җылымы икән дип борчылабыз. Һәм гомумән, райондагы җылылык системалары төзекме, кышка чыдарлыкмы? Ә алар бездә аз да түгел, күп тә түгел - 28. - Аллага шөкер, бүгенге көнгә барлык котельнаялар да әзер һәм алар кышны чыгарлык....

Көннәр суыта башладымы, ничек җылынырга белмибез, газ мичләрен куша башлыйбыз. Балалар турында кайгыртабыз, бакчалар җылымы икән дип борчылабыз. Һәм гомумән, райондагы җылылык системалары төзекме, кышка чыдарлыкмы? Ә алар бездә аз да түгел, күп тә түгел - 28.

- Аллага шөкер, бүгенге көнгә барлык котельнаялар да әзер һәм алар кышны чыгарлык. Кичә, 15 сентябрь көнне, барысына да Балтач газ оешмасыннан наряд алып кайттым. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә газ оешмасыннан комиссия килеп, 28 котельнаяның арасыннан үзләре теләгәнен сайлап алып тикшерделәр. Комиссия әгъзалары күрсәткән вак-төяк кимчелекләрне төзәттек. Гадәттәгечә иң элек җылыны балалар бакчаларына бирәбез. Аннан соң башка оешмаларга.... - дип җавап бирде коммуналь-хуҗалык җитәкчесе Рамил Рафаэль улы Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев