Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең Тукайлы көне

Минем Тукайлы көнем Тукай музеена бардым Мин бүген әни белән. Тукайның кем икәнлеген Мин кечкенәдән беләм. Метро белән бардык анда, Әй кеше күп йөри дә...! Төшүен дә төштек әле "Тукай" станциясендә. Җәяү генә барыйк, улым, Дигәч әнием, киттек. Тукай бакчасына җиттек, Һәйкәлен карап үттек... Кабан буенда "Былтыр"ы "Шүрәле"не өйрәтә. Кырыгынчы...

Минем Тукайлы көнем

Тукай музеена бардым

Мин бүген әни белән.

Тукайның кем икәнлеген

Мин кечкенәдән беләм.

Метро белән бардык анда,

Әй кеше күп йөри дә...!

Төшүен дә төштек әле

"Тукай" станциясендә.

Җәяү генә барыйк, улым,

Дигәч әнием, киттек.

Тукай бакчасына җиттек,

Һәйкәлен карап үттек...

Кабан буенда "Былтыр"ы

"Шүрәле"не өйрәтә.

Кырыгынчы бүлмәсеннән

Тукай аны күзәтә.

Тукай урамына үттек,

Музейга барып җиттек.

Тукай дөньясына кердек...

Шаккатып карап йөрдек.

Йөреп Тукайлы Казанда

Илһамланды күңелем.

Менә шулай узды бүген

Минем Тукайлы көнем.

Гөлнара САДРИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев