Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең тәвәккәллеге

Революциягә кадәр Мәңгәрдә сәүдәгәрләр, промышленниклар күп булган. Алар Рәсәй шәһәрләрендә генә түгел, Урта Азия, Казахстан якларында, хәтта чит илләрдә дә сәүдә иткәннәр. Бу турыда "Олы Мәңгәр авылы тарихы" китабында байтак материал бар. Совет власте халыктагы сәүдәгәрлек, кәсепчелек омтылышын юкка чыгарды. Үзенең хәләл көче белән, маңгай тирен түгеп җитештергән әйберсен базарга...

Революциягә кадәр Мәңгәрдә сәүдәгәрләр, промышленниклар күп булган. Алар Рәсәй шәһәрләрендә генә түгел, Урта Азия, Казахстан якларында, хәтта чит илләрдә дә сәүдә иткәннәр. Бу турыда "Олы Мәңгәр авылы тарихы" китабында байтак материал бар.

Совет власте халыктагы сәүдәгәрлек, кәсепчелек омтылышын юкка чыгарды. Үзенең хәләл көче белән, маңгай тирен түгеп җитештергән әйберсен базарга чыгарып саткан кешегә дә " спекулянт" дигән кара ярлык тагалар иде. Узган гасырның соңгы елларында без халык дружинасы составындагы студентлар базарларда курка-курка сәүдә иткән әбиләрнең үзләре бәйләгән мамык шәлләрен тартып алып, базардагы милиция бүлегенә тапшыра идек.

Хәзерге кече һәм урта бизнесны үстерү кирәклеге турында матур итеп, күп сөйләнелсә дә, дәүләтнең салым сәясәте, куатле чиновниклар аппараты тудырган ерып чыга алмаслык кәгазь киртәләр бу эшкә зур комачаулык тудыра. Авылдагы иң тырыш, иң тәвәккәл, иң үҗәт кешеләр генә бу киртәләрне ерып чыгара мөмкиннәр. Мин бу язмамда шундый ике Мәңгәр кешесен күрсәтеп китәргә булдым.

Вәлиев Наил Мәсхүт улы 1966 елда туган. Мәңгәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Совет Армиясендә хезмәт итеп кайта һәм "Чулпан" колхозында шофер булып эшли башлый. Хезмәт хакын аз түлиләр, йорт төзисе , өйләнәсе бар. Кешечә генә түгел, яхшырак та яшисе килә. Шулай уйлап, Наил шәхси хуҗалыгындагы угезләр санын арттыра. Ләкин яшь бозауларны сатып алырга, аларны суярлык дәрәҗәгә җиткергәнче ике ел ашатырга кирәк. Ит арзан, аны урнаштыру да зур проблема. Бу эш зур хезмәт, күп вакыт сорый. Шоферның буш вакыты да аз. Бөтен тоткан чыгымнарыңны исәплшп саткан ит бәһәсеннән чигерсәң, калган файданың бик аз икәнлеген күрәсең.

Шулай яшәп ятканда, илдә зур үзгәрешләр башлана.Союз таркала. Җитештерү өлкәсендәге предприятиеләр, сәүдә нокталары шәхси кулларга күчеп бетә. Бу нәрсә безнең Әтнә районына да кагылды. Райпо, сельпо төшенчәләре , авыллардагы райпо кибетләре дә юкка чыкты. Шундый вакытта Наилнең башына авылда кибет ачу уе килә. Уйлаган, эшләгән. Үҗәтлеге белән зур бюрократик киртәләрне узып, бөтен булганлыгын,тырышлыгын эшкә җигеп, ул 2008 елда беренче кибетен ача, үзе Мәңгәрнең "Тимери" нәселеннән булганга күрә, кибеткә "Тимерхан" дип исем куша. Кибет Мәңгәр халкына игелекле хезмәт күрсәтә башлый.

Аппетит ашаганда килә, диләр. Олы Мәңгәрнең кайчандыр сельпо идарәсе, кибете, складлары булган, хәзер буш торган урында ул яңа кибет төзү уе белән яна башлый. Ул анда яңа кибет зданиесен төзетә һәм 2012 елда бу кибет тә ачыла һәм халыкка матур гына хезмәт күрсәтеп килә. Наил, махсус автолавка сатып алып, Иске Мәңгәр халкына да сәүдә хезмәте күрсәтә. Бу игелекле хезмәтләре өчен авыл халкы аңа һәм тормыш иптәше Эльмирага бик рәхмәтле.

Хәлиуллина Фәридә Рәфкать кызы 1970 елда Латыпов Рәфкать һәм Сәвия гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. 6 класста укыганда әнисе Сәвия авырып дөнья куя. Бераз салгаларга да яраткан кырыс әти балалар белән низагка кергәли, моның өчен аны берничә елга утыртып куялар. Балалар мөстәкыйль рәвештә яши башлыйлар, Орнашбаш авылыннан әбисе дә килгәләп, аларның хәлләрен белеп, күзәтчелек итеп йөри. Мондый тормышта балалар мөстәкыйль , тәвәккәл булып үсәләр. Фәридә, Олы Мәңгәр мәктәбенең 8 нче сыйныфын бетергәч, Әтнә СПТУ ында укуын дәвам иттерә. 1990 елда Урта Аты егете Дамирга кияүгә чыга һәм алар 5 бала үстерәләр. Бер-берсенә тырышлыгы, тәвәккәллеге, максатка омтылучанлыгы белән охшаш бу ике яшь үзләрен хезмәтнең төрле өлкәләрендә сынап карыйлар һәм барысында да уңышка ирешәләр. Бүгенге көндә аларның якын-тирә авылларда7 кибете бар. Теплицалар мәйданы гына да 6 гектардан артык. Әле алар бизнесларын һаман киңәйтәләр. Авыл тирәләрендә меңәрләгән төп җимеш агачлары утырталар, күп гектарларда җир җиләге плантацияләре булдырдылар. Иртә яздан башлапавыл һәм шәһәр кибетләрен яңа өлгергән кыяр белән тәэмин итәләр. Иң әһәмиятлесе - эшсезлек чәчәк оешкан заманда, күпме кешене эш белән тәэмин итеп торалар.

Бу ике эшмәкәр халыкка ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торалар,спорсорлык ярдәме күрсәтеп халык рәхмәтенә ирешеп яшиләр.

"Тәвәккәл таш яра", - ди халкыбыз. Шундыйлар гына бу болгавар заманда, авырлыкларгабирешмичә, алга бара аладыр. Олы Мәңгәр эшмәкәре Вәлиев Наил белән Эльмирага, Урта Атыдан Фәридә белән Дамирга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде, дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев