Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне "Ватаным Татарстан" яза

Кемгә - табышы, кемгә - сагышы Лаеш районының Олы Кабан авылы читендә узган "Халыкара кыр көне" чарасында күпләп терлек асраучыларның зарын да ишетергә туры килде. "Итнең дә, сөтнең дә үзкыйммәте арта. Шуңа күрә, күпме генә тырышсак та, терлекчелектән керем азая бара. Югалтуларны техника җитештерүдән кергән табыш белән томаларга туры килә....

Кемгә - табышы, кемгә - сагышы

Лаеш районының Олы Кабан авылы читендә узган "Халыкара кыр көне" чарасында күпләп терлек асраучыларның зарын да ишетергә туры килде. "Итнең дә, сөтнең дә үзкыйммәте арта. Шуңа күрә, күпме генә тырышсак та, терлекчелектән керем азая бара. Югалтуларны техника җитештерүдән кергән табыш белән томаларга туры килә. Миллионнарча сум акча җилгә оча", - ди Мөслим районы "Агромастер" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Исламов.

Сөт җитештерүне ки­метүче "Соя-Кулаево", "Тә­кәнеш" агрофирмасы, "Те­лә­че-Агро", "Алексеевское" һәм кайбер башка хуҗалык белгечләреннән дә шундый ук сүзләрне ишеткәнем бар. Югыйсә дәүләт ярдәме дә аз түгел сыман. Хикмәт нәр­сәдә? Әллә соң "Терлекчелек - табышлы тармак" ди­гән сүзләрнең эчтәлеге үз­гәрәме? Бәя һаман кими Ни хикмәттер, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар киресен раслый. 2016 ел­ның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләреннән күрен­гәнчә, авыл хуҗалыгында продукция җитеш­терүче­ләр алган 37,02 миллиард сум акча кеременең 30 миллиард сумы - терлекчелек тармагыннан. Күп хуҗалыкларның ел әйләнәсендә төп табыш чыганагы да - терлекчелек.

Шуны исәпкә алыптыр, соңгы вакытларда Азнакай, Буа, Алабуга, Мөслим, Балык Бистәсе һәм башка кайбер район хуҗалыкларында тер­лекләрнең баш санын арттыру, нәселен яхшырту мәсь­әләләренә игътибар арта. Авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгының терлекчелек тармагы буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗи­пов әйтүенчә, хуҗа­лык­лар­да сөт, ит һәм башка төр про­дукция җитештерү күлә­ме арта. Бу елның беренче яртысында гына да 884 мең тонна сөт, 217 мең тонна ит җитештерелгән. Ди­мәк, хуҗалыклар ит һәм сөттән генә дә 27 миллиард сумнан артык акча кереме алган. Дөрес, чыгымнар да арта. Гади чагыштырып карау да аның җитештерүче файдасына түгеллеген раслый. Башка барлык төр җитеш­терелгән продукциянең бәя­се әледән-әле өскә үр­мәләгәндә, әйтик, сөт кабул итү хаклары ел башыннан алып 2,7 процентка ки­мегән. Россиянең "Авыл хуҗалыгында махсус исәп үзәге" белгечләре әйтүен­чә, июль аеның икенче яртысына 1 литр сөтнең кабул итү бәясе 20 сумга калган. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан кү­рен­гәнчә, ил буенча да сөтне кабул итү бәясе төрле. Кайдадыр ул 24 сум, кайдадыр аннан да азрак. Хәер, бу яктан Татарстан эш­кәртүчеләре дә калышмый. Биектау районы "Урак һәм Чүкеч" хуҗалыгы үз продукциясен 16,50 тиенгә сатса, Алексеевск районы "Лебяжье" мегафирмасы шун­дый ук сөтнең 1 килограммын 21,40 тиеннән озата. Тәтеш районы "Колос" агрофирмасының Ульяновск шәһәренә сөтнең килограммын ни сәбәпле баш­калардан 3-4 сумга арзанрак итеп, 16 сумнан сатуы да аңлашылып җитми.

Тарткан атка йөк өстәлә

Республикада көн саен 3600 тоннадан артык сөт җитештерелә. Савым кү­лә­ме буенча кукмаралыларга тиңнәр юк. Аларда һәр сыердан тәүлегенә уртача 20 килограмм сөт савалар. Чагыштыру өчен: Әтнә районы "Таң" хуҗа­лыгында бу күрсәткеч 24,5 килограмм булса, Питрәч районы "Соя-Ку­лаево" хуҗалыгында 7,3 килограмм тәшкил итә. Кайсыдыр хуҗалыклар барлык көченә җиге­леп тарт­канда, кайберләре элен­ке-салынкы эшләү­ләрен дә­вам иттерә. Әйтик, бүген тәүлегенә 205 тоннадан артык сөт җитештерүче Кукмара районы хуҗа­лык­лары ел башыннан алып әлеге төр продукция җи­тештерүне 36 тоннага, көн саен 200 тоннадан артык сөт савучы Балтач уңган­нары үз күрсәткечлә­рен 19 тоннага арттыра алган.

Әтнә, Актаныш, Арча, Саба, Азнакай, Әлки районы ху­җалыкларында да бернинди кыенлыкларга карамый, сөт җитештерү арта. Шул ук вакытта элеккеге елларда да бу юнәлештә сынатып килүче Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә районнары 20 - 28 тонна күр­сәткече белән ризалашып яшәвен дәвам итә. Чистай районы хуҗалык­ларында да сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 10 тоннага кимегән. Халык хуҗалыгының бер генә тармагында да сөт җитештерүдәге кебек гаделсезлек юктыр. Зур хез­мәт куеп җитештерелгән сөтеңне арзан бәядән алып, әллә ни чыгымнар чыгармый гына өч тапкыр арттырып сатуны күздә тотып әйтүем. Чит ил­ләрдәге кебек табышның бер өле­ше җитештерүчегә би­релсә, бәл­ки хуҗалык­ларга җи­ңелрәк булыр иде югыйсә...

("Ватаным Татарстан", /№ 107, 27.07.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев