Әтнә таңы

Әтнәләрнең Яңа ел теләге

Әй, Яңа ел, Яңа ел, Яңа туган бала ел. Син шаян, син шук әле. Гөнаһларың юк әле. Ай үсәсен көн үсеп. Туктамыйча гел үсеп. Күп гамәлләр кылырсың, Баһадир ир булырсың. Тик берүк явыз булма. Җиргә кан-яшь агызма. Җыйма ләгънәт-каргышлар Чуалмасын язмышлар… Өйсезләрне өйле ит. Көйсезләрне көйле ит. Җылы, йомшак кул...

Әй, Яңа ел, Яңа ел,

Яңа туган бала ел.

Син шаян, син шук әле.

Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп.

Туктамыйча гел үсеп.

Күп гамәлләр кылырсың,

Баһадир ир булырсың.

Тик берүк явыз булма.

Җиргә кан-яшь агызма.

Реклама

Җыйма ләгънәт-каргышлар

Чуалмасын язмышлар…

Өйсезләрне өйле ит.

Көйсезләрне көйле ит.

Җылы, йомшак кул белән

Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син.

Эшең белән олы бул.

Һәр кешенең гел көткән

Иң бәхетле елы бул.

Ф. Яруллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: