Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең яраткан ике җырчысы кабат дуслашкан

Радик Юльякшин инстаграмдагы челтәренә Гүзәлия белән төшкән фотосын элгән. Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасындагы гауга күпләрне борчуга салган иде. Шушы көннәрдә генә Радик инстаграмга Гүзәлия белән фото элгән. Сурәт астына «күрештек, аңлаштык һәм без бер - беребезгә кирәк дигән фикергә килдек. Сезне яңа һәм кызыклы иҗат җимешләребез белән куандырып торачакбыз»,...

Радик Юльякшин инстаграмдагы челтәренә Гүзәлия белән төшкән фотосын элгән.

Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасындагы гауга күпләрне борчуга салган иде. Шушы көннәрдә генә Радик инстаграмга Гүзәлия белән фото элгән. Сурәт астына «күрештек, аңлаштык һәм без бер - беребезгә кирәк дигән фикергә килдек. Сезне яңа һәм кызыклы иҗат җимешләребез белән куандырып торачакбыз», дигән сүзләр язган. Ахырдан «барыгызны да яратам» дип тә өстәгән.

Әлеге вакыйга Радик һәм Гүзәлия иҗаты белән кызыксынучыларны да битараф калдырмаган. Фото астында «бу гауга пиар өчен генә иде» дип, фикер белдерүчеләр бар. Тик күпләр әлеге дуслашуга шат булуларын һәм яңа уртак җырлар көтүләрен хәбәр иткән.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев