Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәләрнеке Республикада иң зуры

13 ноябрьгә сөт саву һәм сату рейтингында Әтнә районы Республикада беренче урында бара. Бу көнне тулай савым 123,5 тонна тәшкил итә. Бер баш сыердан уртача 18,3 килограмм сөт савып алынды. Монысы да Татарстанда иң зур күрсәткеч! Бездән соң Саба районы урнашкан, анда бер сыердан уртача 17,5 килограмм сөт савалар. Ә...

13 ноябрьгә сөт саву һәм сату рейтингында Әтнә районы Республикада беренче урында бара. Бу көнне тулай савым 123,5 тонна тәшкил итә.

Бер баш сыердан уртача 18,3 килограмм сөт савып алынды. Монысы да Татарстанда иң зур күрсәткеч! Бездән соң Саба районы урнашкан, анда бер сыердан уртача 17,5 килограмм сөт савалар. Ә Мамадышта ул - 16,9 килограмм. Бу районнардан соң урнашканнарда бер поттан кимрәк.

Әтнәгә әйләнеп кайтсак, бу көнне авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 2,30 килограмм сөт савылган. Бу да Республикада иң зур сан!

Татарстанда бу көнне тулай савым 2882,7 тонна тәшкил иткән. Ә бер баш сыердан уртача 12,4 килограмм сөт савып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев