Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр,Татарстанда урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана

Татарстанда урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана Комиссияләр ашлык җыя торган комбайннар, транспорт чаралары, ашлык складлары һәм ашлык чистарту машиналары әзерлеген тикшерәчәк. 11-16 июльдә Татарстанда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комиссияләр составына әлеге...

Татарстанда урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана

Комиссияләр ашлык җыя торган комбайннар, транспорт чаралары, ашлык складлары һәм ашлык чистарту машиналары әзерлеген тикшерәчәк.

11-16 июльдә Татарстанда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурс башлана. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комиссияләр составына әлеге министрлык, Дәүләт техника күзәтчелеге, Россия Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, "Татарский" агрохимия хезмәте үзәге, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм агросәнәгать комплксы предприятиеләре хезмәткәрләре кергән.

Алар ашлык җыя торган комбайннар, транспорт чаралары, ашлык складларының, киптергечләрнең һәм ашлык чистарту машиналарының уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерергә тиеш була.

Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Тикшерү көнне ашлык җыя торган барлык техника һәм тракторчы-машинист таныклыгы белән комбайнчылар тәкъдим ителергә тиеш. "Ашлык җыя торган комбайннар сезонлы техник хезмәт күрсәтүе аша узган булырга тиеш. Һәр комбайн су үткәрүчәнлеккә тикшереләчәк. Техниканың янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булуы да шарт", - дип билгеләп үтәләр министрлыкта.

Конкурс җиңүчеләре дип иң күп балл җыюга ирешкән ике агросәнәгать комплексы оешмасы табылачак.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/08/122810/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев