Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең 12 егете солдат булачак

Чираттагы көзге чакырылыш бара. Ата-ана хәвефләнә торган чорга кердек. Һәркемнең баласы үзенә газиз, тик Ватанны да саклыйсы бар. Элеккедән аермалы буларак, егетләрнең солдатка бару теләге зур хәзер. - Минем бар да әйбәт, таза-сау. Үтеп бетерәм дә, армиягә барып кайтам. Бер ел инде ул, - Әтнә район больницасында медицина тикшерүе үтүче...

Чираттагы көзге чакырылыш бара. Ата-ана хәвефләнә торган чорга кердек. Һәркемнең баласы үзенә газиз, тик Ватанны да саклыйсы бар. Элеккедән аермалы буларак, егетләрнең солдатка бару теләге зур хәзер.
- Минем бар да әйбәт, таза-сау. Үтеп бетерәм дә, армиягә барып кайтам. Бер ел инде ул, - Әтнә район больницасында медицина тикшерүе үтүче егетләр әнә шулай сөйләшә. Көтүләре белән солдат егетләр тулган монда, - дип елмаеп куя әби-бабайлар.
Еллар тыныч булсын, дип тели бар да.
- Амиин, бик шулай булсын, озаткан егетләрнең исән-имин кайтуы безнең өчен дә зур шатлык,- ди Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов. - Бу чакырылышта ике районга 86 егет армиягә китәчәк, шуның 12 се Әтнәдән. Бүгенге көндә егетләрнең сәламәтлекләрен табиблар тикшерә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев