Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең 16 яшьлек егетенә - 100 мең сумлык бүләк!

Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чаңгы спорты буенча X спартакиаданың беренче - төбәк өлеше узды. Шул ук вакытта Татарстан чемпионаты да булды ул. Бәйгедә катнашкан 34 команда арасында Әтнә районы җыелмасы да уңышлы чыгыш ясады - 10 урын яулады.

Ә менә Казанның яшьләр-яшүсмерләр спорт мәктәбе исеменнән чыгыш ясаучы, безнең Күңгәр урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Рәзил Сәфәров чираттагы җитди уңышка иреште.

Бәйгенең беренче көнендә 1997-1998 елгы яшүсмерләр 10 чакрым арага классик стиль белән ярышалар. Биредә Рәзил III урын яулый. Ярышның соңгы көнендә 15 километр арага ирекле стиль белән чабып, кабат III урын ала. Спартакиаданың Россиякүләм бәйге булуын истә тоткан хәлдә, бу күрсәткечләрнең шактый яхшы булуын билгеләргә кирәк. Шушы нәтиҗәләре буенча якташыбыз Татарстан җыелма командасы составына керде. Хәзер ул спартакиаданың икенче этабында - Федераль округлар беренчелегендә катнаша. 4-8 февраль көннәрне анысы да Идел буе Федераль округының чаңгы спорты үзәге саналган Зәйдә узачак.

Татарстан җыелмасына керү сәбәпле, Рәзилне 100 мең сумлык чаңгы спорты инвентаре белән бүләкләгәннәр. Шушы һәм узган барлык бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясавы белән, Рәзил үзе һәм аның әти-әнисе Күңгәр мәктәбе дирекциясенә, мәгариф бүлегенә бик рәхмәтле. Федераль округ ярышында Татарстан командасы беренче өч урын алучылар арасына узса, март аенда финал бәйгесенә - Төмәнгә барачак... Уңышлар юлдаш булсын якташыбызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев